Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Шигырь: Ак биләүдә авыл йоклый 

Исәнбайдан шагыйрә Әлфирә НИЗАМОВА кышка багышланган шигырь язган.

Карлар төшә салмак кына, 
Төшәр урын сайлап кына. 
Тынычланып калган җил дә, 
Ак тынычлык иңгән җиргә.

 
Авыл йоклый ак биләүгә, 
Биләп салган сабый сыман. 
Татлы йокы сакчысыдыр, 
Тирә якта – ап-ак томан...

 
Шыгырдамый бүген кар да, 
Көчекләр дә өрми – арган. 
Бер адашкан песи генә 
Бата-чума атлый кардан. 


Тоташ аклык... Күктән, әнә, 
Күбәләкләр коелалар. 
Уй-хисләрем, сафлык эзләп, 
Ак диңгездә коеналар. 


Төн уртасы үтте күптән, 
Йокы гына килми һаман. 
Ак биләүдә авыл йоклый 
Гөнаһасыз сабый сыман...

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев