Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучылар, сездән “Мин Тукайны укыйм“ темасына язмалар, шигырьләр, рәсемнәр көтәбез

    “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында чыгып килүче “Күңелле балачак“ сәхифәсенең чираттагысы  бөек шагыйрь Тукайга багышлана

    Хөрмәтле укучылар! “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында чыгучы “Күңелле балачак“ сәхифәсен яратып өлгердегез инде.

    Ул айга бер тапкыр чыга һәм бер темага багышлана. Аның чираттагы сәхифәсе 17 апрельдә чыгачак. Апрель ул – Тукай ае. Шул уңайдан “Мин Тукайны укыйм“ дигән темага сездән язмалар, шигырьләр, Тукай әкиятләренә рәсемнәр көтеп калабыз.

    Иҗат җимешләрегезне 10 апрельгә кадәр “Әгерҗе хәбәрләре“нең agr-vesti@mail.ru электрон почтасына җибәрә йә редакциягә (К.Маркс урамы, 8) китерә аласыз. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: