Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Үлгәндә өч яшьлек сабый әнисенең алдында була

Фаҗига бүген иртән булган

Түбән Кама промзонасында булган куркыныч юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.

Фаҗига 9:10 да 4а автомобиль юлының 3 нче чакрымында булган -  25 яшьлек Чаллы егете идарә иткән Лада Гранта "ГАЗ-66" белән йөзгә-йөз килеп бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә арткы утыргычта утырган җиңел машинаның пассажирлары 23 яшьлек кыз һәм аның өч яшьлек баласы һәлакәт урынында вафат булган.

Авыр тән җәрәхәтләре алган Гранта йөртүчесе хастаханәгә озатылган. Хәзер ул реанимациядә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Соңрак билгеле булганча, көйләнелмәгән җәяүлеләр юл кичүендә Лада автомобиле төп юл буйлап хәрәкәт итүче йөк машинасына юл бирмәгән һәм аның белән йөзгә-йөз бәрелешкән. Һәлак булган кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән, бала исә аның тезләрендә утырган булган.

Һәлакәт буенча тикшерү бара.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев