Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Столярово буасында батып үлгән бала Казаннан булып чыкты

Җинаять эше кузгатылган

Удмуртиядә Казаннан Кече Пурга районында Столярово авылы янындагы буада 12 яшьлек үсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 5 июльдә көндез Әгерҗе шәһәрендә яшәүче дүрт олы һәм дүрт кечкенә бала составында бер төркем кеше күрше Столярово авылы янындагы буа янында ял итәргә килгән. Ял итүчеләр арасында 12 яшьлек Казан малае да булган. Бу баланы әнисе җәйгә Әгерҗедәге танышларына кунакка озаткан булган. Сулык ярында өлкәннәр спиртлы эчемлекләр кулланган, ә балалар ярдан 50 метрга якын арада суда уйнаган.

Бераздан өлкәннәрнең берсе 12 яшьлек малайның югалуын ачыклый. Өлкәннәр аны үзләре эзләп таба алмыйлар. Укучының мәетен сулыктан берничә сәгатьтән соң коткаручылар гына чыгара. "Җинаять эшен тикшерү кысаларында вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлардан сорашалар. Бу вакыйга шартларын ачыклау буенча барлык кирәкле чаралар күрелә", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев