Татарстан юлында тагын бер һәлакәт. Бу юлы биш мәет
Мондый фаҗигадән Алла сакласын
Һәлак булучыларның берсе - микроавтобус йөртүчесе, калганнары - пассажирлар.
Татарстан юлында янә коточкыч һәлакәт. Казан-Оренбург трассасында Чистопольские Выселки авылыннан ерак түгел җирдә микроавтобус һәм авыр йөк машинасы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше урында ук һәлак булган, тагын берничә кеше төрле җәрәҗәтләр алган.
"Татар-информ" агентлыгы язган зыян күрүчеләрнең берсе - 14 яшьлек яшүсмер. Барлык зыян күрүчеләр Чистай хастаханәсенә озатылган. Һәлак булучыларның берсе - микроавтобус йөртүчесе, калганнары - пассажирлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев