Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда янгында йорт хуҗасы янып үлгән - 6 бала белән ике гаилә урамда калган

Ут аларны урамда калдырган

Яшел Үзән районының Воронино авылында шимбә көнне төнлә янгын чыккан. Анда янәшә торган ике йорт янган. Әлеге йортларда ике бертуган абыйлы-энеле кешеләр яшәгән. Икесенең дә гаиләләре, өчәр балалары булган.

– Бик авыр хәлгә калдык. Янгында ирем үлде. Аны иртәгә җирләячәкбез. Ничек яшәр өчен көч табасы? Әле бит өч балам бар. Улыбызга — 8, уртанчы кызыма — 13, олы кызыма – 18 яшь. Без бернәрсәсез калдык. Документлар да, киемнәр дә янып бетте, – ди Светлана Владимировна. Янәшә йортта яшәүчеләрнең кызларына -20, улларына -17, кечкенә балаларына 11 яшь икән. Барысы да исән-сау. Әмма ут аларны да урамда калдырган.

Чапчиннар гаиләсенә ярдәм итәр өчен Светлана Александрованың телефон номеры: 89063285133, акчаны Дарья Алексеевна исемендәге 2202 2008 8280 2745 номерлы картага күчереп була.

Икенче гаилә белән 89874041534 телефон номеры аша хәбәрләшергә, Анастасия С исемендәге 4276 6200 3775 1199 номерлы Саклык банкы картасына матди ярдәм җибәрергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев