Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстаннан Пермьгә вахта белән йөреп эшләүче өч ир-ат һәлак булган

Тагын бер ир-ат агуланган

Пермь өлкәсенең Усолький районындагы Шишкино авылында өч эшче һәлак булган. Алар бирегә Татарстаннан вахта ысулы белән килеп йөрүчеләр булган. Өлкәнең Березники шәһәре прокуратурасы һәм Хезмәт инспекциясе вәкилләре тикшерү башлаган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир-атлар Соликамск шәһәреннән ерак булмаган җирдә, Тукачев нефть табу урынында эшләгән. Якынча белешмә буенча, ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар. Мәрхүмнәрнең үлеменең рәсми сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

Биредәге матбугат чаралары «вахта белән килеп йөрүче эшчеләр сәер үлем белән үлгән», дип яза.

Расланмаган белешмә буенча, ир-атлар баллоннан чыгып торган газ исенә агуланып үлгән булуы ихтимал. Бу турыда НТР каналы хәбәр итә.

Мәрхүмнәр белән булган тагын бер ир-ат агуланган, аны хастаханәгә илткәннәр, ул исән, дигән мәгълүмат та бар.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев