Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Алар өйдә кунак кына

17 ноябрьдә полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм көнендә дә аларга көчәйтелгән реҗимда эшләргә туры килде. "Участок полицияләренә беркайчан да җиңел булмады. Алар - гаиләләрендә кунак кына", - ди районның баш "участковые" Финарис Гәрәев. Эчке эшләр хезмәткәрләренә аттестация үткәргәннән соң аларның составлары шактый кимеде. Элек участок милиционерлары район...

17 ноябрьдә полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм көнендә дә аларга көчәйтелгән реҗимда эшләргә туры килде. "Участок полицияләренә беркайчан да җиңел булмады. Алар - гаиләләрендә кунак кына", - ди районның баш "участковые" Финарис Гәрәев.
Эчке эшләр хезмәткәрләренә аттестация үткәргәннән соң аларның составлары шактый кимеде. Элек участок милиционерлары район буенча - 22 булса, хәзер 15кә калды. Күз алдына китерәсездер, һәр хезмәткәргә эш күләме күпмегә артканын.
Участок вәкиленең эш көне нәрсәдән башлана соң? Әлбәттә, полициянең дежур частеннан. Көн саен иртәнге планеркада тәүлек дәвамында дежур частена кергән мөрәҗәгатьләр карала һәм участок вәкилләренә бүленә. Шуннан соң ул үз участогына, ягъни халык арасына чыгып китә. "Кайбер проблемаларны кыска вакыт эчендә хәл итеп була. Мәсәлән, эчеп кайтып, гаиләсендә җәнҗал куптарган исерек ирне акылга утыртып аласың. Ә урлашу, кеше кыйнау кебек фактлар буенча шактый шөгыльләнергә туры килә. Зыян күрүченең күршеләре, танышлары, шикле кешеләр белән аралашасың, сораштырасың... Җинаятне ачканчы шактый эзләнергә туры килә", - ди Финарис Гәрәев.
Бу хезмәттәгеләргә бик еш кына төннәрен дә фаҗига булган урынга чыгып китәргә туры килә. "Кайберәүләр вак-төяк мәсьәлә буенча да полициягә шалтыратырга күнеккән бездә. Узган ел кыш бер абзый ишегемне кар басып киткән, чыга алмыйм дип шалтырата. Өлкәннәр өйләрендә ут сүнсә дә, мәчеләре югалса да, домофон эшләмәсә дә еш кына дежур частена хәбәр итәләр. Андый чакта без тыныч кына кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатабыз, - ди Финарис Ирек улы. - Ирле-хатынлы бергәләп эчкәннән соң гауга чыкса, хатын, полициягә шалтыратып, ирен алып китүләрен таләп итә. Полиция килгәч, мин аны куркытыр өчен генә шалтыраткан идем дип, ирен алып китмәүләрен үтенә". Менә шундый шалтыратулар полиция хезмәткәренең күпме вакытын ала. "Нәкъ шул вакытта башка урында авыр җинаять булырга, ә хокук сагында торучының анда барырга соңарырга мөмкин икәнлеген онытмасыннар иде", - дип мөрәҗәгать итә ул райондашларга.
Авылларга хезмәт күрсәтүче участок вәкилләренең хезмәте аеруча тынгысыз. Хәзер алар районда нибары сигез хезмәткәр калды. Аларга бәйрәм дә, ял көннәре дә юк диярлек. Шулай булса да "Барысы да хезмәтләренә чын күңелдән бирелеп, авыл кешеләре белән уртак тел табып эшлиләр һәм халыктан алар адресына зар ишеткән юк", - ди Ф.Гәрәев.
Әгерҗедә тынгысыз хезмәте белән ихтирам казанган участок вәкиле Илдар Туганаев - бу көннәрдә Төньяк Кавказда командировкада. Биредә дә ул - җирле хезмәттәшләре белән бергә бик җаваплы, куркыныч хезмәттә. "Без аның белән телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Хезмәтенең авыр икәнен белсәк тә, Илдар беркайчан зарланмый. Минем өчен тыныч булыгыз, тиздән очрашырбыз дип хезмәттәшләргә сәлам юллый", - ди Финарис.
Бу көннәрдә Әгерҗе полициясендә аеруча кызу көннәр. Террорга каршы өйрәнүләр бара, көчәйтелгән режимда эшлиләр. Гаиләләрендә бик аз булырга туры килә аларга. Ә мондый режим полициядә бик еш була. Менә тиздән - сайлаулар, аннан соң - Яңа ел бәйрәмнәре... Полиция исә - тәүлек әйләнәсе хезмәттә. Ә участок вәкилләренә һәрвакыт халык иминлеге сагында уяу торырга кирәк.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев