Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Атказанган тимерьюлчы

Быелгы Тимерьюлчылар көне Әгерҗе ремонт локомотив депосы мастеры Ленар ГАРИФҖАНОВ өчен аеруча истәлекле һәм кадерле. Аңа шушы көннәрдә Татарстан Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Быел хезмәт юлын тимер юл белән бәйләгәненә дә 35 ел булган. - Мин беркайчан да ниндидер бүләк алу, макталу...


Быелгы Тимерьюлчылар көне Әгерҗе ремонт локомотив депосы мастеры Ленар ГАРИФҖАНОВ өчен аеруча истәлекле һәм кадерле.

Аңа шушы көннәрдә Татарстан Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Быел хезмәт юлын тимер юл белән бәйләгәненә дә 35 ел булган.
- Мин беркайчан да ниндидер бүләк алу, макталу өчен дип эшләмәдем. Бары үз эшемне яратып, җиренә җиткереп кенә үтәдем, - ди Ленар абый тыйнак кына елмаеп.
Гомумән, тормышта да бик тыйнак кешегә ошаган ул. Әллә туган ягы данлыклы Арча якларының тәэсиреме икән ул дип тә уйлап куясың кайчак. Шул якларга хас матур итеп татарча сөйләшүе, үз эшен биш бармагы кебек белүе, бик тә гаилә, туган җанлы булуы белән һәрвакыт якынннары, таныш-белешләре арасында үрнәк ул.
Әгерҗе дә икенче туган ягы кебек якын инде аңа хәзер. Тимерьюлчылар шәһәренә туганнары Рифкать-Гөлшат Исмәгыйлевлар чакыруы буенча моннан 36 ел элек кәләше Рафилә белән килеп төпләнәләр Гарифҗановлар.
- Рифкать абыемның "Әгерҗе халкының яртысы тимер юлда эшли. Син дә үзеңне сынап карарсың", дигән сүзе кызыктырды мине, - ди Ленар абый.
Башта 27нче училищеда машинист ярдәмчесенә укый, тепловозда беренче хезмәт чыныгуы ала. Соңыннан машинист булып эшли. Болары турында хезмәт кенәгәсендәге стажы бары биш ел гына. Ә калган 30 елы ремонт цехында мастер булып эшләүгә багышланган.
- Эшем бик җаваплы, четерекле хезмәт, кеше белән эшләргә кирәк. Остазым Александр Воробьев мастер һөнәренең нечкәлекләренә ныклап өйрәтте. Аның белән дә, хезмәттәшем Николай Филиппов белән дә күп еллар бергә проблемаларны уртага салып чишеп, авырлыкларны бергә җиңеп эшләдек, - ди ул.
Тепловоз, электровозларны ремонттан соң энә күзеннән үткәрәләр алар. Кечкенә генә берәр төзексезлек булган очракта кире борган чаклары да булгалый.
- Эшли-эшли остарасың, күп эзләнәсең, укыйсың, өйрәнәсең һәм яшьләрне дә шуңа өйрәтәсең, - ди ул кыска гына итеп хезмәте турында.
Сменаны төгәлләп кайтып, өйдә тыныч кына ял итүләр дә сирәк эләгә мастерга. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртып алырга мөмкиннәр. Андый вакытта чыгып йөгерергә бөтен әйбереңнең кул астында булуы мөһим.
- Шулай да эштән туйдым, китәм дигән уй башыма да кереп чыкмый. Инде алтмышны да узып киттем. Әмма үземне тимер юлдан башка күз алдыма да китерә алмыйм, - ди ул.
Кызы Раиләнең дә язмышын тимер юл белән бәйләвенә сөенә. Ул - инженер, кияүләре Павел - машинист. Гомумән, барысы бергә җыелганда бу гаиләдә сүз, гадәттә, тимер юлдагы эшләр турында гына бара да.
Рафилә ханым белән Ленар әфәнде - бүген бәхетле дәү әти белән дәү әни. Ял көннәрендә өйләре оныклар тавышыннан гөрләп тора. Бабалары балта тотса да, оныклар да аның янында мәш килә. Ә бабаларының куллары алтын шул. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Яшьли сайлаган токарь һөнәре әле дә онытылмый, анысын да тормыш булгач искә төшереп торырга туры килә.
Ленар әфәнде, әнә шулай, тормышыннан бик канәгать. Яраткан эше бар. 36 ел ярты сүздән аңлашып яшәгән Рафиләсе, кызлары, кияү-оныклары, иң мөһиме, хәзер инде Әгерҗедә яшәүче 90 яшьлек әнисе Шәрәфәт исән-сау.
- Ходайга шөкер, дөньям түгәрәк минем, - ди ул шатланып.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев