Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балачактан урманга гашыйк

    Бу якшәмбедә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Урманчылар бүген нинди проблемалар белән яшиләр? Бүгенге урман сәясәте нинди? Бу һәм башка сораулар белән без Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе Афанасий ДАНИЛОВка мөрәҗәгать иттек. - Афанасий Михайлович, Сез - Әгерҗе районында яңа җитәкче. Шуңа күрә үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле....


    Бу якшәмбедә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Урманчылар бүген нинди проблемалар белән яшиләр? Бүгенге урман сәясәте нинди? Бу һәм башка сораулар белән без Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе Афанасий ДАНИЛОВка мөрәҗәгать иттек.

    - Афанасий Михайлович, Сез - Әгерҗе районында яңа җитәкче. Шуңа күрә үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле.
    - Минем туган ягым - Мамадыш районының керәшеннәр яши торган Владимирово авылы. Без гаиләдә 6 бала үстек. Мин - иң өлкәне. Әти-әнием урманчылар булмаса да, мин балачактан ук урманнарга гашыйк идем. Авылда яшәп, ничек урманнарны яратмыйсың инде?! Без балачакта урманга бик еш йөри идек. Утын әзерләдек, җиләк, гөмбә җыюларны әйтәсеңме... Мәһабәт имәннәр янәшәсендәге болында печән чабуларыбыз - әле дә күз алдымда. Патша заманында ук биредәге имәннәрне корабльләр төзелешенә кисә торган булганнар. Менә шулай гел урман белән бәйләнештә яшәгәч, балачактан ук урманчы буласым килде. Ә әти-әнинең мине бик тә хәрби итеп күрәселәре килә иде.
    - Малай чактагы хыялыгыз тормышка ашкан. Сез - инде бүген Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, Мактаулы урман хезмәткәре, Россиянең табигатьне саклау отличнигы. Бу уңышларга ничек ирештегез?
    - Армиягә киткәнче үк мин, урман хуҗалыгы белгечлеге алып, яраткан эшемдә бераз тәҗрибә тупларга өлгергән идем. Хәрби хезмәт елларым Тын океан флотында үтте. Урманчы икәнемне белгәч, мине "секретный" объектка билгеләделәр. Ә анда бик күп агачлар үсә иде. Элемтәче булып хезмәт итсәм дә, яшь үсентеләрне тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәттем.
    Армиядән соң 11 ел Кама урман хуҗалыгында "Түбән Кама" милли паркында, аннан соң Алабуга урманчылыгында 15 ел урманчы, 5 ел директор урынбасары булып эшләдем.
    - Һәм менә узган ел Сезне министрыгыз Әгерҗе урман хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләде. Алабуга урманчылыгында 20 ел эшләп шактый уңышларга ирешкәннән соң яңа урынга килү җиңел булмагандыр?
    - Әлбәттә. Ләкин шундый ышаныч күрсәткәч, аны акларга кирәк дип саныйм. Әгерҗе - үзенчәлекле, урманнарга иң бай район. Әгерҗе районында 23 процент мәйданны урманнар биләп тора. Әмма 2010 елгы корылык урманнарга зур зыян китерде. Агачлар зәгыйфьләнде, авыруларга тиз бирешә башладылар. Аларга хәзер корткычлар да зур зыян китерә. Ни кызганыч, урманнар күз алдыбызда үлеп бара. Моңа йөрәгең ничек әрнемәсен инде?! Хәзер безнең алда урманнарны сәламәтләндерү бурычы тора. Бу юнәлештә эшне актив төстә башлап җибәрдек инде. Санитар чистартуга кагылышлы мәйданнарны билгеләдек. Алда зур эшләр көтә. Моны бер елда гына җиңеп булмаячак, әлбәттә. 5-7 ел узар дип уйлыйм. Әмма бу эштә безгә урман сәясәтендә килешү процедураларына озак вакыт билгеләнүе бик комачаулык итә һәм ул санитар чистарту эшләрен тоткарлый.
    - Ә нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?

    - Бик озак бәхәсләшкән һәм киңәшләшкәннән соң урманнарны саклау, яклау һәм торгызу функцияләрен башкарган элекке дәүләт бюджет учреҗдениеләрен кире кайтарырга дигән карарга килделәр. Нәтиҗәдә, урманчылар дәүләт хезмәткәре вәкаләтләрен алып, урыннарда карарлар кабул итә алачаклар. Бу исә урманнарны сәламәтләндерү процессын тизләтәчәк һәм урман хезмәткәрләренең авыр хезмәтенә түләүне арттырырга ярдәм итәчәк.
    - Бүген сездә кадрлар проблемасы ничек хәл ителә?
    - Кызганычка каршы, белгечләр җитми. Әмма шунысы куандыра, коллективта күбесе - бай тәҗрибәлеләр, үз эшләренең осталары. Мәсәлән, урынбасарым Владимир Ишмуратов, Красный бор урманчылыгында урман мастеры Николай Мурнов, мәктәп урманчылыклары белән җитәкчелек итүче Татьяна Егорова - һәр эштә уң кулым. Ә андыйлар байтак коллективта. Аларның күбесе һөнәри бәйрәмебез уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Казан аграр институтыннан Марат Мәгъсумов Красный бор урманчылыгына мастер булып эшкә кайтты. Быел мәктәп тәмамлаган өч райондашка Лубян урман колледжына һәм Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең урман факультетына юллама бирдек.
    - Сез урман хуҗалыгының музеен яңарту мәшәкатьләре белән йөрисез дип ишеткән идек...
    - Әйе, музейны торгызырга кирәк. Ветераннарыбыз, урман хуҗалыгының тарихы, урман яңалыклары турында тематик стендлар әзерлибез. Биредә табигать почмагы да булачак. 2-3 чучелобыз бар инде. Бу музей өлкәннәр һәм укучылар өчен дә кызык булыр дип уйлыйбыз.
    - Сезнең гаиләгез Алабугада яши. Гаиләдән читтә эшләү җиңел түгелдер. Якыннарыгыз моңа ничек карый?
    - Мин якыннарым янына ял көненә һәм атна уртасында бер тапкыр кайтып киләм. Укытучы хатыным Сәгыйдә мине бик яхшы аңлый, юк-бар белән борчымый. Ул - бик яхшы психолог. Безнең үз йортыбыз, бик яхшы бакчабыз бар. Мин анда ял вакытларында эшләргә бик яратам. Мактанып әйтүем түгел, әтием балачактан ук мине балта эшенә дә өйрәтте. Хуҗалыктагы барлык агач эшләрен үзем башкарам. Безнең өч балабыз бар. Яраткан оныгыбыз Даниил үсеп килә.
    - Урманнар хуҗасы буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
    - Әз генә буш вакыт булса да кулыма гәзит алам. Бигрәк тә "Лесные вести" һәм "Лесная газета" - минем яраткан басмаларым. 33 ел урманда эшләгәч бу гәзитләр минем өчен бик тә якын. Аннан соң мин урманнарда сокланып, уйланып йөрергә яратам. Бигрәк тә алтынга чумган көзге урманның матурлыгына мөкиббән китәм.
    - Гадәттәгечә, әңгәмәбез ахырында һөнәри бәйрәмегез алдыннан хезмәттәшләрегезгә, ветераннарга теләкләрегез.
    - Урман хуҗалыгын үстерүгә, урманнарны саклауга зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызны, хезмәттәшләремне бәйрәмебез белән тәбриклим. Бергәләп урман хуҗалыгының элекке данын кире кайтарасы иде. Һәм иң мөһиме, халык белән бергә иң зур байлыгыбыз булган урманнарыбызны саклап каласы иде.
    Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: