Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Бүген – халыкка сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле халыкка сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәр һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына китерү дә кыен. Сез алдыгызга куелган халыкны уңай һәм сыйфатлы яшәү шартлары белән тәэмин итү бурычын төгәл үтисез.

Һәр көнне, ял һәм бәйрәм булуга карамастан, сез кешеләрнең йортлары уңайлы, җылы һәм якты, урманарыбыз чиста булсын өчен тырышасыз. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын.

Сезгә нәтиҗәле эшчәнлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык, якыннарыгызга һәм әлеге тармак ветераннарына сәламәтлек, иминлек телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев