Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Бүген – Россия почтасы көне

1994 елдан башлап июльнең икенче якшәмбесендә почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Россия почтасы көнен бәйрәм итәләр.

  • Безнең районда 23 почта элемтәсе бүлекчәсе бар. Аларның 3есе – Әгерҗедә, 20се авылларда урнашкан.
  • Әлеге системада барлыгы 91 кеше хезмәт куя. Бүлекчәләрдә 22 почта җитәкчесе, 48 хат ташучы, Әгерҗедә, Тирсәдә барлыгы 7 беренче класслы оператор эшли.
  • Почта хезмәткәрләре шәһәрдә – 19739, авылларда 16087 кешегә хезмәт күрсәтәләр.
  • Алар халыкны газета-журналларга яздыралар, пенсия, пособие, хат, посылка тараталар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр алалар, вакытлы матбугат һәм халыкка көндәлек кирәк-яраклар сату белән шөгыльләнәләр, иминятләштерү хезмәте күрсәтәләр.
  • 2019 елның икенче яртыеллыгы өчен районда вакытлы матбугат буенча гомуми тираж 7593 данә тәшкил итә. Аның 7007се – газета, 586сы – журнал.
  • Сарсак-Омга – быелның икенче яртыеллыгына халыкны иң күп газета-журналга яздырган почта элемтәсе бүлекчәсе. Әлеге бүлекчә хезмәткәрләре планны 101 процентка үтәгәннәр. Кадыбаш, Исәнбай, Кичкетаң, Көчек, Иске Эсләк, Тәбәрле, Яңавылда да газета-журналларга язылу буенча күрсәткечләр югары.

Ххх

Мөнирә Рахмаева җитәкчелегендәге почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезгә хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев