Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Бүген – Ватанны саклаучылар көне

Хәрби хезмәт бурычын үтәгән райондашларыбыз, бүгенге көндә илебез сагында торучы егетләребез, булачак солдатлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйбыз!

Әлеге бәйрәм илебезнең данлы үткәнен, сугышчан көчләребезнең тарихта тоткан урынын, буыннар чылбырын чагылдыра. Ир-егетләребезнең көчле рухлы, нык ихтыярлы, кыю йөрәкле гаярь затлар булуы илебез чикләренең тыныч, күкләребезнең аяз, таңнарыбызның имин булуына ышанычны арттыра, киләчәккә якты өметләр уята.

Кырыс сугыш кырларын кичкән, яу кырында тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә чыныгу алган батырларыбыз алдында баш иябез.

Сезгә һәм якыннарыгызга аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәм белән!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев