Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Халык аларга рәхмәт укый

Моннан ике ел элек "Нәбиуллин" шәхси предприятиесе буларак теркәлгән бу транспорт оешмасында 3 автобус бар иде. Ә хәзер бу предприятие, "Әгерҗе транспорт компаниясе" җәмгыяте итеп үзгәртелеп, автобуслар саны 11гә җиткән. Пассажирлар аларга һәрчак рәхмәт укый. "Әгерҗедә автотранспорт предприятиесе (АТП) таркалгач, район җитәкчелеге халыкны автобус транспорты белән тәэмин итү буенча эш...

Моннан ике ел элек "Нәбиуллин" шәхси предприятиесе буларак теркәлгән бу транспорт оешмасында 3 автобус бар иде. Ә хәзер бу предприятие, "Әгерҗе транспорт компаниясе" җәмгыяте итеп үзгәртелеп, автобуслар саны 11гә җиткән. Пассажирлар аларга һәрчак рәхмәт укый.
"Әгерҗедә автотранспорт предприятиесе (АТП) таркалгач, район җитәкчелеге халыкны автобус транспорты белән тәэмин итү буенча эш башлап җибәрергә тәкъдим ясады. Мин риза булдым. Иң беренче итеп, Әгерҗедән Тәбәрлегә маршрут ачтык, автобус руленә үземә утырырга туры килде", - дип сөйли транспорт компаниясе директоры Илдус Нәбиуллин. Ике ел эчендә автобуслар саны 11гә җиткән, алар арасында лизинг буенча алганнары күп. Быел гына да 4 Форд автобусы кайтартканнар. "Әле менә шушы көннәрдә генә Форд "Транзит" автобусы алып кайттык. Утыргычлары бик уңайлы, телевизоры да бар. Әлеге автобус тиздән Казанга йөри башлаячак", - ди Илдус Кәлимуллович. Маршрутлар дигәннән, алар күптөрле: әлегә шәһәрдә бер маршрут бар, ике автобус Тәбәрле һәм Иске Эсләккә йөри. Әнә, атна саен әти-әнисе янына Үтәгәнгә Әгерҗедән кайтып йөрүче Әлфия Муллахмәтова Ике Эсләккә кабат автобус йөри башлавына сөенеп туялмый. "Автобус йөрми башлагач, "попутка"ларда кайтуы бик кыен иде. Берүк япмасыннар гына безнең маршрутны. Үтәгәнгә кадәр озайтсалар, тагын да уңайлырак булыр иде", - дип тели ул. Ижауга, Түбән Камага, Чаллыга баручылар өчен дә автобуслар йөреп тора. Киләчәктә Чаллы автобусының маршрутын озайтып, Әлмәткә кадәр йөртмәкчеләр. Ә менә Казанга йөри торган автобус Алабуга шәһәренә дә керәчәк. "Без халык арасында һәрчак сораштыру уздырабыз. Күптән түгел генә пассажирларга "Әгерҗедән кая барырга телисез?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Төрле шәһәрләргә барырга теләүчеләр бар, шулай да күбесе Әлмәт, Алабуга, Оренбург, Уфа, Ульяновск кебек шәһәрләрне атадылар. Бу безгә киләчәктә әлеге юнәлешләрдә дә автобус маршрутлары ачарга кирәклеген кисәтә", - ди җитәкче. Иҗтыяҗ булганда төрле юнәлешләрдә автобуслар йөртергә әзер алар. Әйтик, быел җәен халыкны Соль-Илецкига йөртүне оештырганнар. Моның өстенә, төрле оешмалардан да автобус сорап еш мөрәҗәгать итәләр бу компаниягә. "Футболчыларны ярышларга төрле шәһәрләргә йөртергә туры килә. Бик еш Әгерҗе транспорт компаниясенә мөрәҗать итәбез. Бервакытта да үтенечебезне кире какмыйлар, рәхмәт", - ди "Спутник" Боз сарае директоры Рамил Ясәвиев. Игелек эшләүдән дә читтә калмыйлар: узган ел "Наз" приюты балаларын Казанга Габделфәт Сафин оештырган сәяхәткә бушлай алып барып кайтканнар. Пугачеводагы шартлаулар вакытында Әгерҗе халкын эвакуацияләүдә дә әлеге компания автобусларының ярдәме зур булды. "Кайбер шоферларга хәтта шалтыратып әйтү дә кирәк булмады. Үзләре белеп халыкка ярдәмгә ярдәмгә ашыктылар", - ди Илдус Нәбиуллин.
Бүген әлеге предприятиедә 21 кеше эшли. Элеккеге АТПдан бирегә күчкән Сәүбән Шәйхсолтанов, Виталий Булдаков, Илдар Пастиков, Рамил Сөләйманов кебек тәҗрибәле шоферларның һәркайсы турында "бик тәртипле, беркайчан да сынатмыйлар" кебек сүзләрне генә җиткерде җитәкче. Тирсәдән Флүр Мөхәммәтҗанов, Девәтернәдән Азат Шәяхмәтов, Әгерҗедән Виталий Никишев, Олег Тутынинның эшеннән дә бик канәгать ул. "Компаниядә эшләүче һәр хезмәткәр турында мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Аерым рәхмәт сүзләрен слесарь-механик Владимир Коробейниковка җиткерәсем килә. Автобус ватылса, төнлә дә чыгып ремонтлый, эшенә бик җаваплы карый", - дип дәвам итә. "Эш өчен тиешле шартлар тудырылган, хезмәт хакын вакытында алабыз. Проблемаларны чишүдә һәрчак җитәкчебезнең ярдәмен тоябыз", - ди биредә эшләвенә канәгать булып Сәүбән абый. "Компаниябезгә бик җаваплы да, авыр да эш йөкләнгән: без халыкны кирәкле урынга илтү белән бергә, аларның иминлеге өчен дә җавап бирәбез. Иң мөһиме - рейслар өзелмәсен, халыкка уңайлы булсын", дигән максатны куеп эшлиләр автовокзал начальнигы Физилә Нәбиуллина, кадрлар бүлеге начальнигы Лилия Нәбиуллина, диспетчер-кассир Елена Әлмөхәммәтова, кондуктор Миңнегөл Зыятдинова да. Баш хисапчылары Елена Джишкариани тырышлыгы белән күптән түгел шәһәр һәм район буенча үз тарифларын яклаганнар. "Һәр маршрутның рентабельлеген тикшерү өчен экономист Рөстәм Бикбовны эшкә алдык", - ди эшмәкәр. Менә шулай эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап, бар кагыйдәләренә туры китереп оештыруга зур игътибар бирелә компаниядә. "Киләчәктә транспорт базасын булдыру хыялы белән янабыз. Үз гаражыбызда шоферларга күпкә уңайлырак булыр иде", - ди Илдус Кәлимуллович. Төрле проблемаларны чишүдә һәрвакыт ярдәмгә килүче район башлыгы Фәрит Габбасовка, башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриевка зур рәхмәтле булуын да җиткерә ул.
Һөнәри бәйрәмнәре көнендә үз кулы астында эшләүче һәркемгә рәхмәтле Илдус Кәлимуллович. "Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин юллар телим", - ди җитәкче, бәйрәм белән ихлас күңелдән котлап.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев