Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Халык бездә яклау таба

12 январьда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быелгысы аеруча истәлекле: Россия прокуратурасына 290 ел тула. 1722 елда Петр I Указы белән, күзәтүче орган буларак, Россия прокуратурасы оештырыла. Указда әйтелгәнчә, прокурор "дәүләт күзе" булырга тиеш. 290 ел дәвамында прокуратура төрле чорларны кичерде. Юбилей алдыннан без дә, Конституциянең сакланышына һәм...

12 январьда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быелгысы аеруча истәлекле: Россия прокуратурасына 290 ел тула. 1722 елда Петр I Указы белән, күзәтүче орган буларак, Россия прокуратурасы оештырыла. Указда әйтелгәнчә, прокурор "дәүләт күзе" булырга тиеш. 290 ел дәвамында прокуратура төрле чорларны кичерде.

Юбилей алдыннан без дә, Конституциянең сакланышына һәм законнарның үтәлешенә күзәтчелек итүче Әгерҗе районы прокуратурасының 2011 елдагы эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен, прокурор Валерий Кузьмин белән очрашып, әңгәмә кордык.

- Валерий Викторович, район прокуратурасының 2011елдагы эшчәнлеген ничек бәялисез?

- Прокуратураның эшчәнлеге илдә бара торган барлык үзгәрешләр белән турыдан-туры бәйле. Прокуратурада эшләү беркайчан да җиңел булмаган һәм хәзер дә шулай. Чөнки һәр тармакта законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бик зур һөнәри осталык, вакыт белән исәпләшми эшләүне таләп итә. Коллективның бердәм булып эшләве нәтиҗәсендә узган ел шактый зур эшләр башкарылды. Иң элек, күп кенә гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга тәэсир итә алдык, аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча да нәтиҗәле эшләдек. Хезмәт хакларын вакытында алалмаган эшче-хезмәткәрләргә 2 млн 814 мең сум акчаны эзләп алу буенча судка 320 гариза язылды. Биш җитәкче хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Социаль өлкәне алсак, бу тармакта закон бозуның 554 очрагы ачыкланды. Аларны бетерү өчен 38 протест, 377 иск җибәрелде. 61 җаваплы зат - дисциплинар, 57 җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылды.

Мин прокуратураның 2011 елдагы эшчәнлегеннән канәгать. Әмма эшеңнән тулысынча канәгать булу һич тә мөмкин түгел. Камиллекнең чиге юк, диләр бит.

- Кеше үз проблемасын беркайда да хәл итә алмаса, гадәттә, соңгы чик дип прокурор янына килә. Гражданнар һәрвакытта да прокуратурада яклау таба аламы? Сезгә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

- Узган ел безнең прокуратурага гражданнардан язмача һәм шәхси кабул итү вакытында 500гә якын мөрәҗәгать кергән. Бу - халык безгә ышана дигән сүз, дип уйлыйм. Кайберәүләр без хәл итми торган сораулар белән дә киләләр. Әмма без беркемне дә кире борып чыгармыйбыз. Кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатабыз. Узган ел язмача кергән 189 мөрәҗәгатьнең 62се генә нигезләнгән булып чыкты. Бу - һәр өченче мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән дигән сүз. Гражданнардан бигрәк тә хезмәт һәм торак мәсьәләләре буенча сораулар күп керә. Прокуратура хезмәт мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан күбесен канәгатьләндерде.

- Җинаятьләрне ачу буенча эшләр ничек тора?

- Җинаятьләрне ачу тулысынча прокуратура хезмәткәрләренә генә бәйле түгел бит. Узган ел районда кылынган аеруча авыр җинаятьләрнең барысы да ачылды.

- Киң тамыр җәйгән ришвәтчелеккә каршы көрәш безнең районда ни дәрәҗәдә алып барыла?

- Ришвәтчелекне прокуратура хезмәткәрләре генә җиңә алмый, әлбәттә. Бу көрәштә без башка хокук саклау органнары һәм район җитәкчелеге белән бергә эшлибез. 2011 елда берничә түрәгә карата җинаять эше ачылды. Бу турыда прокуратура хезмәткәрләре район газетасы битләрендә халыкка хәбәр итеп торалар. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә безгә халыкның ярдәме бик тә кирәк. Шундый очракларга тап булгансыз икән йә сездән берәр эшне башкарып чыгу өчен акча таләп итәләр икән, бу турыда кичекмәстән безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

- Россия поркуратурасының олы юбилее көнендә Әгерҗе прокуратурасында эшләгән ветераннарыгызны да искә алып үтик әле.

- Менә без эшли торган прокуратура бинасын төзеткән, 1969 елдан алып 1975 елга кадәр район прокуроры булып эшләгән Г...Нөркәевны Әгерҗе халкы яхшы хәтерлидер әле. Аннан соң 27 ел прокуратурада секретарь булып эшләгән Рәшидә апа Галләмованы бик күпләр әле дә гел яхшы яктан гына искә алалар.

- Бәйрәмегез көнендә хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез? 2012 елдан нәрсә көтәсез?

- Әгерҗе шәһәре елдан-ел матурая, үсә. Әмма, ни кызганыч, безнең прокуратура бинасы нык искерде, заман таләпләренә һич тә җавап бирми. 2012 елда безнең хезмәткәрләргә бик тә җаваплы, тынгысыз хезмәтләрен нәтиҗәле итеп башкару өчен эшләү шартлары яхшырсын иде. Бу - безнең коллективның Яңа елга иң зур теләге. Хыялыбызны тормышка ашыруда район җитәкчелеге ярдәм итәр дип ышанам. Хезмәттәшләремне прокуратураның зур юбилее белән тәбрикләп, барысына да сәламәтлек, һөнәри осталыкларының артуын, гаиләләрендә аларны аңлауларын телим.

Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев