Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Эшле булу – үзе бәйрәм ул

Балта остасы булса да, борау, фреза, фуганок, лобзик кебек инструментлар да аның кулында "уйнап" кына тора. "Төзелеш барышын шушы инструментлардан башка күз алдына да китереп булмый хәзер", - ди "СтройГрад" ширкәтенең балта осталары бригадасы бригадиры Алик ЗАКИРОВ. Әгерҗедә 27нче һөнәр училищесын тәмамлаган егет хезмәт юлын вагоннарны карап йөрүче буларак башлый....


Балта остасы булса да, борау, фреза, фуганок, лобзик кебек инструментлар да аның кулында "уйнап" кына тора. "Төзелеш барышын шушы инструментлардан башка күз алдына да китереп булмый хәзер", - ди "СтройГрад" ширкәтенең балта осталары бригадасы бригадиры Алик ЗАКИРОВ.
Әгерҗедә 27нче һөнәр училищесын тәмамлаган егет хезмәт юлын вагоннарны карап йөрүче буларак башлый. "Әтием гомере буе шофер булып эшләде. Шул ук вакытта балта остасы да иде. Ул өйдә балта белән берәр нәрсә ясый башласа, мин аның янында бөтерелә идем. Бераз үсә төшкәч, үзем дә кулыма балта алып булыша башладым. Йортыбыз янындагы корылмаларның барысын да әти белән бергәләп төзедек", - дип хатирәләргә бирелеп алды ул. Юкка гына "күңел биреп эшләгән эш кенә җанга рәхәтлек бирә" димиләрдер шул. Алик та, күңел кушуы буенча 184нче СМПга килә һәм балта остасы булып урнаша. Ә өч ел элек Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "СтройГрад" ширкәтендә эшли башлый. "Без, төзүчеләр өчен, иң мөһиме - төзелеш объектларының, ягъни эш булуы. Бу яктан кытлык кичергәнебез юк, эш һәрвакыт булып тора. Бер объектны тапшыруга, икенчесе көтә. Җәен күпчелек яңа биналар төзү белән шөгыльләнсәк, кышын ремонт эшләре башкарабыз. Узган кышта бик күп социаль объектларга пандуслар ясадык. Эш булгач, ашы да бар. Хезмәт хакын айныкын-айга вакытында биреп баралар. Елга бер тапкыр түләүле ял каралган. Бәйрәмнәргә премия, бүләкләр дә бирәләр", - ди бригадир.
Бүгенге көндә аның кулы астында ун балта остасы эшли. Сәетнур Гәрәев, Михаил Кузьмин кебек тәҗрибәле ир-егетләргә алмашка Дмитрий Красноперов, Сергей Мурзин, Руслан Хуҗахмәтов, Ринат Әхмәтҗанов кебек яшьләр өйрәнеп килә. Быел гына да Ометов урамындагы өч катлы йортны төзүдә, 2нче мәктәптә капиталь ремонт эшләре үткәрүдә, Тирсәнең Вокзальная урамында күпкатлы йорт түбәсен алыштыруда эшләгән төзүчеләр өчен җәй айлары, чын мәгънәсендә, кызу: Күләгәш һәм Уразай авылларында клуб, китапханә, ФАПны берләштерүче биналар төзиләр алар. "Күләгәштәге бинаны түбә астына керттек инде, анда хәзер эчке эшләр эшләнә. Уразайда да түбә астына кертү өчен әзерлек эшләре алып барабыз", - ди Алик. Әлеге объектларга Әгерҗедән барып эшлисе булганлыктан, алар иртән сәгать җиделәр тулганчы ук юлга кузгалалар, кичен сәгать сигезенчеләрдә генә кайталар. "Атнага бер генә көн ял итәбез, бәйрәмнәрдә дә эшлибез. Төшке ашны үзебез белән йөртәбез", - ди ул эшләренең киеренке булуына ишарәләп. Алар өчен иң мөһиме - объектларны вакытында тапшыру һәм эшне сыйфатлы итеп башкару. "Элеккеге елларда балта остасының кулында балта һәм кул пычкысы булса, хәзер барлык инструментлар да электр тогыннан эшли: электр циркуляркасы, электр боравы, электр пычкысы һ.б.лар. Төзелеш материаллары белән дә бервакытта да өзеклек булганы юк. Мондый шартлар булганда, начар эшләргә намус кушмый", - ди бригадир.
Һөнәри бәйрәмнәрен дә күтәренке кәеф белән каршы ала ул. "Бәйрәм итәргә әлегә вакыт юк. Тик хәзерге заманда эшле булу - үзе бәйрәм бит ул", - ди балта остасы хезмәттәшләрен Төзүчеләр көне белән котлап.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев