Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Эстафета поезды юлга чыкты

Күркәм традиция буенча, быел да Тимерьюлчылар көне алдыннан Горький тимер юлы полигоны буйлап тугыз мең тоннадан артык авырлыктагы эстафета поезды узды. Быелгы эстафетаның үзенчәлеге - поездны алып баручы локомотивның заманча техник таләпләр буенча җиһазландырылуы. Әлеге локомотив Дружинино станциясеннән алып Вековкага кадәр сынау юлы үтә. Әгерҗе станциясеннән Юдинога кадәр поездны Әгерҗе...

Күркәм традиция буенча, быел да Тимерьюлчылар көне алдыннан Горький тимер юлы полигоны буйлап тугыз мең тоннадан артык авырлыктагы эстафета поезды узды.

Быелгы эстафетаның үзенчәлеге - поездны алып баручы локомотивның заманча техник таләпләр буенча җиһазландырылуы. Әлеге локомотив Дружинино станциясеннән алып Вековкага кадәр сынау юлы үтә.
Әгерҗе станциясеннән Юдинога кадәр поездны Әгерҗе эксплуатацион локомотив депосы бригадасы алып барды. Бригада составында - машинист-инструктор Ринат Насыйров, машинист Альфрид Шәйдуллин һәм аның ярдәмчесе Айрат Шиһапов. Әлеге бригада юкка гына сайланмаган: заманча электровозны алып бару иң тәҗрибәле һәм үз эшен бик яхшы белгән тимерьюлчыларга гына ышанып тапшырыла. Яңа буын электровозны, чын мәгънәсендә, замана табышы дип атарга мөмкин. Аның кабинасында компьютер урнаштырылган һәм аның экраны аша поездның нинди тизлек белән баруы да, гомуми техник халәте дә, вакыт та күренеп тора. Локомотивта берәр техник төзексезлек килеп чыккан очракта ул шунда ук "хәбәр бирә". Бригада өчен тудырылган шартлар да күпләр кызыгырлык: электровозда кондиционер, суыткыч, микродулкынлы мич, ашау җылыту өчен плитә, хәтта биотуалет та бар.
Электровоздагы тагын бер яңалык: аны йөртүнең автоматлаштырылуы. Ягъни машинисттан бары тик параметрларны дөрес итеп сайлау һәм аларны компьютерга төгәл итеп кертә белү, аннан системаны контрольдә тоту гына таләп ителә. Мондый заманча электровоз белән идарә итү өчен машинистлар махсус укып кайталар. Әгерҗе локомотив депосында андыйлар әлегә бармак белән генә санарлык.
Тугыз тонна авырлыктагы поездларны йөртү, гадәттә, өч секциядән торучы локомотивларга тапшырыла. Ә менә заманча электровоз ике генә секциядән тора һәм ул шуның белән уникаль дә. Аның уникальлеге - электр энергиясен янга калдыруда һәм шуның нәтиҗәсендә йөк ташуның арзангарак төшүендә. Бу электровозлар әлегә безнең юлларда обкатка гына узалар. Тик киләчәктә поездларны шундый заманча электровозлар йөртәчәгенә бернинди шик тә юк, чөнки бу - замана таләбе.
Вячеслав ГОНЧАРОВ,
эксплуатацион локомотив депосы профсоюз комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев