Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Әгерҗе яшьләре коррупциягә каршы

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан районда тематик декада игълан ителде. Аның кысаларында "Авангард" яшьләр үзәгендә яшьләр хәрәкәте активистлары, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Любовь Иманова катнашында фикер алышу булды. Беренче өлештә сүз коррупция, аның кайларда очравы, әлеге җинаять өчен нинди җаваплылык каралуы турында барды. Чараның икенче өлеше -...

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан районда тематик декада игълан ителде.

Аның кысаларында "Авангард" яшьләр үзәгендә яшьләр хәрәкәте активистлары, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Любовь Иманова катнашында фикер алышу булды.

Беренче өлештә сүз коррупция, аның кайларда очравы, әлеге җинаять өчен нинди җаваплылык каралуы турында барды.

Чараның икенче өлеше - бәхәсләр - аеруча кызу булды. Эшлекле бәхәстә ике команда катнашты. Аларга төрле сораулар яудырдылар. Соңгы сорау аеруча актуаль булып, аның буенча бәхәсләр аеруча озакка сузылды. Ул хәрби билетны сатып алуны законлаштыру һәм армиягә барырга теләмәүчеләрне шул рәвешле азат итү турында иде. Әлеге фикергә ике команда да каршы чыкты.

Яшьләрнең дөрес фикер йөртүе сөендерә. Бу алар өчен патриотлык хисләренең арткы планда булмавын күрсәтә. Бәхәсләрдән соң активистлар Ватан Геройлары көнен ничек уздыру турында сөйләштеләр. Әлеге көн дә 9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көненә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев