Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Әгерҗедә үз урынымны таптым

Ул җитәкләгән "Мир-Строй" компаниясе төзүчеләре бу көннәрдә Әгерҗедә Ометов урамындагы өч катлы дүрт йортны файдалануга апшыру өчен соңгы эшләрне башкаралар. "Бу йортлар безгә һәйкәл булып торачак бит" , - ди җитәкчеләре Али ИБРАҺИМОВ горурланып. Ул үзе тумышы белән Әзербайҗан якларыннан булса да: "Мин үз урынымны Әгерҗ едә таптым", - ди....

Ул җитәкләгән "Мир-Строй" компаниясе төзүчеләре бу көннәрдә Әгерҗедә Ометов урамындагы өч катлы дүрт йортны файдалануга апшыру өчен соңгы эшләрне башкаралар. "Бу йортлар безгә һәйкәл булып торачак бит" , - ди җитәкчеләре Али ИБРАҺИМОВ горурланып.
Ул үзе тумышы белән Әзербайҗан якларыннан булса да: "Мин үз урынымны Әгерҗ едә таптым", - ди. Дөрестән дә, ул - хәзер районда үз кеше. Төзелеш оешмасы директоры буларак, аңа район җитәкчелеге дә зур ышаныч белән карый, мөһим төзелешләрне ышанып тапшыралар, еш кына ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр.
- Али Шамилевич, Әзербайҗан егете күз күрмәгән, колак ишетмәгән Әгерҗе якларына ничек килеп чыкты?
- Сезнең татар халкында "ир башы белән ат башы ниләр генә күрми" дигән гыйбарәне ишеткәнем бар. Минем очракта да шулай. Туган якларымнан Россиягә чыгып киткәнемә утыз елдан артык инде. Алтайполитехник институтын тәмамлагач, Рәсәйнең кайсы төбәгендә генә булмадым да, кайларда гына эшләмәдем?! Нишләптер бер урында гына туктала алмадым. Үз урынымны эзли-эзли, элекке солдат дусларым чакыруы буенча 2000 еллар башында бу якларга килеп чыктым. Һәм менә
ундүрт ел башта Кече Пурга, соңгы елларда Әгерҗедә яшәп-эшләп ятам.
- Төзелеш базарында көндәшлек көчле булган заманда ышаныч, абруй яулау җиңел түгел. Сез җитәкләгән компаниягә соңгы елларда зур төзелешләр, капиталь төзекләндерү эшләрен ышанып тапшыралар. Димәк, "Мир-Строй" бүген районда үз урынын тапты?
-Иң элек Кече Пургада "Рошмир" төзелеш компаниясе оештырып, шул чакта ук Әгерҗе районында капиталь ремонт эшләрендә катнашып йөри башлаган идек. Әле дә хәтердә, беренче эшебез Красный бор Мәдәният йорты түбәсен ремонтладык. Шуннан китте инде Әг ерҗедәге эшләребез. Бик күп социаль объектларны nөзекләндерүдә эшләдек.
Мактанып әйтүем түгел, кайсы гына бинаны ремонтласак та артыбыздан зарланып калучы булмады..
- Аңлавымча,"Рошмир" Әгерҗедә "Мир-Строй"га әйләнде?
- Әйе, без Әгерҗедә 2011 елда "Мир-Строй" булып оештык. Компаниянең базасы өчен Комсомольская урамында
арендага җир алдык. Үз техникабыз да начар түгел: автокран, автовышка, погрузчик, трактор, Газель машиналары. Бүген коллективта даими эшләүче утыздан артык эшчебез бар. Элегрәк, гадәттә, төзелеш эшләре җәен генә кызу темплар белән бара иде. Хәзер ике ел инде ел әйләнәсе бездә берөзлексез кызу эш дәвам итә. Кирәк чакта субподрядчыларны да ялларга туры килә.
- Быел объектларыгыз аеруча күп, аларны вакытында файдалануга тапшырырга җитешәсезме?
- Әгерҗедә беренче йортны без Ринат Арасланов җитәкләгән МСО коллективы белән бергә төзегән идек. Узга
н ел үзебез генә Ометов урамындагы унбиш фатирлы 17а номерлы йортны октябрьдә башлап,февральдә тапшырдык. Менә шуннан соң безгә шул ук урамда берьюлы дүрт йорт төзү бурычы йөкләнде. Бу йортлар бүген тулысынча әзер дияргә була. Тирә-юнен төзекләндердек, газон үләне чәчтек, беседка ясап куйдык. Боларга гомер буе баракларда яшәүчеләр күчәчәк. Кадерен
белеп, подъездлар, ишегалларын чиста тотып, чәчәкләр үстереп яшәсеннәр инде. Бу йортларны без дә күреп чыктык. Авария хәлендәге торактан күчүчеләргә биредә җәннәт сарае кебек булыр, мөгаен. Индивидуаль газ казаннары урнаштырылган, обойлары бигрәк матур. Али Шамилевич "барысын да үзем сайлап алдым", ди. Фатирларның намус белән яхшы сыйфатлы итеп төзелүе әллә кайдан күренеп тора.- Мин үзем дә төзүчеләр
емә бик таләпчән, соңыннан фатир хуҗалары алдында кызарырлык булмасын дигән максат куеп эшләтәм. Аннан соң, район башлыгыбыз Валерий Владимирович, төзелеш белгече буларак, эшебезне һәрчак бик каты контрольдә тота, киңәшләрен бирә. Без аңа рәхмәтле генә.
- Сезне тоту да кыен. Әле бер объектта, әле икенчесендә...
- Бу йортлар төзелешеннән тыш, без элекке поликлиника бинасын үзгәртеп коруда, Гоголь урамындагы 2нче йортка, җәмәгать судьялары бинасына, Кодаш бакча-башлангыч мәктәбенә капиталь ремонт ясыйбыз. Барысын да контрольдә тотып, төзелеш материаллары белән берөзлексез тәэмин итеп тору өчен кичке 8-9ларга кадәр чабарга туры килә. Мин тугыз балалы гаиләдә бер эштән дә курыкмаска өйрәнеп үстем. Кирәк чакта кулыма корал алып эшләүдән дә курыкмыйм. Гаиләмдә мин
квартирант кебек кенә. Тормышны алып бару - җәмәгатем җилкәсендә. Хәтта өч яшьлек яраткан оныгым Эльвираны яратырга да вакыт бик аз кала.
- Берьюлы бу кадәр эшне алып бару өчен көчле команда да кирәк бит әле.
- Шөкер, бу яктан мин бәхетле. Урынбасарым - озак еллар төзелешоешмасын җитәкләгән бай тәҗрибәле Наил Хәкимов. Энем Агиль - тәэминатчы. Елена Родионова да тәэминатчы эшен бик намус белән башкара. Сүз уңаеннан. аларның өчесенең дә август аеда юбилейлары. Котлыйм сезне, коллегаларым! Студент улым Мирага да - каникулда зур ярдәмчем. Киявем Рагин да - күп эштә таянычым
- Шундый төзелеш оешмасы директорының гаиләсе хан сараенда гомер итәдер инде?
- Кызганычка каршы, әлегәчә гаиләмә мондый бәхет бүләк итә алмадым. Без өч бүлмәле фатирда яшибез. Дөрес, йорт төзергә участок алдым.Ходай кушса, гаиләмне зур йортлы итәрмен дип ышандырам.
- Йорт төзү хыялы белән йөргәч, Әзербайҗан егете өчен Әгерҗе соңгы тукталыш булыр, мөгаен.
- Мин үзем дә Әгерҗедә төпләнеп калырбыз дип уйлыйм. Шәһәрнең үзен дә, халкын да яраттым. Эшемне әйткән дә юк инде... Төзелешләр төнлә төшләремә дә керә.
- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан теләкләрегез.
- Әгерҗедә һәрчак бер-беребез белән аралашып, кирәк чакта ярдәм итеп эшләүче коллегаларым Илнур Мифтахиев, Ринат Ар
асланов, Ринат Мифтахов, Тигран Агаджанянны һәм алар җитәкләгән коллективларны, Әгерҗене төзегән ветеран төзүчеләрне, үземнең эшчеләремне бәйрәмебез белән тәбриклим. Әгерҗенең матур булып үсүенә өлеш кертә алуыбызга сөенәм. Безнең хезмәт киләчәк буыннарга да һәйкәл булып кала бит. Барыбыз да исән-сау булыйк!
Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев