Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Әгерҗедәге бер гаилә мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә өметләнә

"Әгерҗе хәбәрләре" аша мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Мин Әгерҗедә урта хәлле гаиләдә үстем. Совет чорында байлар-хәерчеләргә дә аерылмадык, бөтен кеше бертигез дәрәҗәдә яшәде. Әмма хәзер заманалар үзгәрде шул. Балаларга эш табуы да авыр, кибеткә керсәң бәяләрне күреп тә чәчләр үрә тора. Мин ирем ташлап киткәч, өч кызымны ялгызым аякка...

"Әгерҗе хәбәрләре" аша мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә.

Мин Әгерҗедә урта хәлле гаиләдә үстем. Совет чорында байлар-хәерчеләргә дә аерылмадык, бөтен кеше бертигез дәрәҗәдә яшәде. Әмма хәзер заманалар үзгәрде шул. Балаларга эш табуы да авыр, кибеткә керсәң бәяләрне күреп тә чәчләр үрә тора.

Мин ирем ташлап киткәч, өч кызымны ялгызым аякка бастырдым. Ярый әле, туганнарым Лилия, Илдар, Чулпан, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмнәреннән ташламадылар. Кием-салым, азык-төлек белән дә булыштылар.

Бәхетсезлек сагалап кына тора бит ул. Йортыбызда янгын чыкканнан соң урамда бернәрсәсез калдык. Аннан безгә Маяковский урамында уңайлыклары булмаган бүлмә бирделәр. Хәзер ике кечкенә генә бүлмәдә биш җан яшибез. Мин - пенсионер, кечкенә баласы белән эшсез калган кызым һәм балачактан инвалид уртанчы кызым. Күз алдына китерегез: юынырга мунчабыз да, душ та юк. Суыткыч янып чыкты, телевизор карамаганга да биш былтыр инде. Пенсия акчасы коммуналь хезмәтләргә һәм балалар бакчасына түләүгә генә җитә. Хәтта ашарга да очны очка ялгап торабыз. Ә бит оныгым Яңа елда Кыш бабай һәм Кар кызының бүләкләр белән килүен түземсезләнеп көтә. Аның да башкалар кебек телевизордан мультиклар, әкиятләр карыйсы килә, уенчык КамАЗы булуын да бик тели.

Мәрхәмәтле кешеләр! Безгә киемнәр, уенчыклар белән ярдәм итсәгез иде. Яңа елда теләкләр кабул була, диләр бит. Без дә могҗизага ышанабыз. Хәбәрләшү өчен редакциягә 22962 телефонына шалтырата аласыз.

Резидә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев