Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Юлларда имин йөрегез

Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер - юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда. Бүген - 3 июльдә...

Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер - юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда.
Бүген - 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди кәеф белән каршылыйлар? ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән әңгәмәбез - шул турыда.

Без аның белән иртәнге сәгатьләрдә үк әңгәмә корырга килешенгән булсак та, кичен генә очраша алдык. Чөнки Олег Капилов көнозын авария булган урыннардан кайтып керә алмады. Шәһәребез урамнарында бу дүшәмбедә генә дә өч авария булды.
- Олег Ринатович, эш көнегез бүген дә бик киеренке булган. Әйдәгез, сүзне район юлларындагы хәлләрдән башлыйк.
- Елның 6 аенда районда транспорт чаралары механик зыян күргән - 220, кешеләр зыян күргән 16 авария булды. Ике кешенең гомере өзелде, 18е тән җәрәхәтләре алды. Иң авыр аварияләр яз-җәй айларына туры килә. Үзегез уйлап карагыз, май аена кадәр нибары 3 авария булган иде. Ә 9 майдан соң 13 юл фаҗигасе теркәлде инде. Узган атнада гына да 3 авария булган урыннарга чыгарга туры килде.
- Юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәпләре нәрсәдә?
- Иң беренче төп сәбәбе - салган хәлдә руль артына утыру. Мәсәлән, 16 авария очрагының 12сендә йөртүчеләр аек түгел иде. Еш кына машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр яңадан транспорт йөрткәндә тоткарлана. Узган атнада "права"сын алдырган берәү җәяүлене бәрдереп китте. Аннан алда шулай ук "права"сыз берәү, авария ясап, өч машинага зыян китерде. Ул моңа кадәр дә исерек хәлдә авария ясаганы өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ләкин бу гамәле аңа сабак булмаган. Бездә мондыйлар өчен законнар йомшаграк шул. "Права"сы булмаганнар яки аннан колак какканнарны 15 тәүлеккә генә утырталар. Ул анда утырып чыккач тагын руль артына утырып, авариядә бер гаепсез кешенең гомерен өзсә... Мин, гомумән, салган килеш рульгә утыручыга "права" бирү яклы түгел.
- Соңгы вакытларда Әгерҗе-Иж-Бубый аралыгында юл төзү-төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, бу участок транспорт йөртүчеләр өчен куркынычка әйләнде, ахры.
- Дөрестән дә, бу аралыкта регулировщиклар торса да, узган шимбәдә генә дә әлеге участокта 4 авария булды. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ремонт эшләре бара торган юлларда аеруча игътибарлы булсагыз, тизлекне арттырмасагыз иде димен.
- Җәй җитү белән юлларда мотоцикллар, скутерлар да күбәя һәм алар да авария чыгару куркынычы тудыралар бит.
- Әйе. Быел ике мотоциклда әйләнделәр инде. Бу аварияләрдә берсе һәлак булды, икесенең сәламәтлегенә зыян килде. Безне бигрәк тә скутерларда йөрүче яшүсмерләр борчый. Алар еш кына 16 яшь тулмаса да скутерга утыралар, өстәвенә, башларына каска да кимиләр һәм бер скутерга ике яки өч кеше утырган чаклары да була. Әти-әниләре дә балаларына бу "уенчык"ны алып биргәндә ахыры ни белән бетәсе турында уйлап та карамыйлар. Бу бит бик куркыныч, кыйммәтле пластик уенчык кына. Ул әз генә бәрелгәндә дә челпәрәмә килә. Күптән түгел без юлда 14 яшьлек яшүсмерне туктаттык. Башында каскасы да юк. Әти-әниләрен чакырдык, аңлату эшләре алып бардык. Ләкин безнең сүзләребез аларга стенага борчак белән аткан кебек кенә булган. Бездән китү белән улларына яңадан скутерны биргәннәр һәм ул шәһәр урамнары буйлап чабуын дәвам иткән. Һәм бу сәяхәт авыр авария белән төгәлләнде. Хәзер яшүсмер Ижау хастаханәсендә нейрохирургия бүлегендә дәвалана.
- Автоинспектор хезмәтендә иң авыры нәрсә?
- Бу - төнге дежур торулар, төн уртасында авария булган урынга чыгып китүләр. Мин кешеләргә зыян килгән барлык аварияләргә үзем чыгам. Кайчакта төнлә урыннан торып чыгып китүемне хатыным да сизми кала. Нишлисең, хезмәтебез шундый. Быел хәтта 30 яшьлек туган көнемне дә юлда үткәрергә туры килде.
- Бик авыр хезмәт булса да, сезнең автоинспекторларның эш күрсәткечләре республика буенча яхшылардан санала.
- Әйе, быел 6 айда гына да безнекеләр 4900 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкладылар. Беренче квартал йомгаклары буенча бер экипажыбыз республика буенча иң яхшысы дип табылды. Без хәзер урыннардагы участковыйлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әгәр райондагы аварияләрдә зыян күрүчеләр булмаса, документлар тутыру өчен алар чыгалар.
Безнең коллектив бик дус, бердәм, ярдәмчел. Тәҗрибәлеләре яшьләргә эш серләрен өйрәтә. Киләчәктә дә юлларда аварияләрне кисәтү өчен шулай бер йодрык булып эшләргә язсын. Ә машина йөртүче юлда барганда якыннарының аны өйдә исән-имин көтүләре турында уйласын, кагыйдәләрне бозуга юл куймасын иде. Юлларыгыз имин булсын, машина йөртүчеләр!
Әңгәмәдәш - Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев