Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Чаба поезд, чаба

Машинистларны тимер юлларның элитасы, диләр. Еш кына аларны космонавт хезмәтенә дә тиңлиләр. Менә шул дәрәҗәле һөнәр ияләрен узган атнада район Мәдәният сараенда хөрмәтләделәр. Әгерҗегә бәйрәм кире кайтты Әгерҗедә Машинист көнен уздыру электән килгән күркәм традиция иде. Ләкин, ни сәбәпледер, сигез ел бу һөнәри бәйрәм уздырылмады. Ниһаять, узган шимбәдә машинистларны, аларның...

Машинистларны тимер юлларның элитасы, диләр. Еш кына аларны космонавт хезмәтенә дә тиңлиләр. Менә шул дәрәҗәле һөнәр ияләрен узган атнада район Мәдәният сараенда хөрмәтләделәр.

Әгерҗегә бәйрәм кире кайтты

Әгерҗедә Машинист көнен уздыру электән килгән күркәм традиция иде. Ләкин, ни сәбәпледер, сигез ел бу һөнәри бәйрәм уздырылмады. Ниһаять, узган шимбәдә машинистларны, аларның ярдәмчеләрен гаиләләре белән шушы матур бәйрәмгә чакырып хөрмәтләделәр.
... Машинист һөнәренең никадәр җаваплы, авыр, куркыныч, тынгысыз хезмәт икәнен аңлап бетермәүчеләр: "О-о, алар бит 50-60 мең алып эшлиләр", - диләр. Ләкин, җәмәгать, һич тә күпсенергә кирәкми мондый югары хезмәт хакын. Машинистларның бик тә авыр, җаваплы хезмәте өчен бер дә күп түгел ул. Күбегезнең Әгерҗедә Нариман тыкрыгындагы тимер юл переездында яки күпер өстеннән озын-озын составлы йөк һәм пассажир поездларының узганын күзәтеп торганы бардыр. Машинист һәм аның ярдәмчесенә менә шушы меңәрләгән тонна халык хуҗалыгы йөкләрен һәм йөзләгән пассажирларны исән-имин алып барып җиткерү бурычы йөкләнгән бит.

Хезмәтегез өчен рәхмәт

Бу һөнәр ияләренә никадәр зур җаваплылык йөкләнгәнлеген үзе дә хезмәт юлын машинист ярдәмчесеннән башлап, Ижау регионы буенча Горький тимер юлы начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән Александр Лапшин бик ачык итеп әйтте:
- Элек Әгерҗе машинистлары Әгерҗе - Камбарка арасында гына йөргән булсалар, бүген алар Юдино, Дружинино станциясенә кадәр барып җитәләр. Безнең машинистлар тугыз мең тоннага кадәр йөк төялгән поездларны йөртәләр. Чагыштыру өчен бер генә сан: КамАЗ машинасына ун тонна йөк төясәләр, тугыз мең тонна йөк өчен ничә машина кирәклеген чамалыйсыздыр. "Россия тимер юллары" компаниясе президенты хәзер безнең алга югары тизлектәге поездларны йөртү бурычын куйды. Бу - сәгатенә 400 километр тизлек белән йөрүче поездлар. Мин ышанам, бу - Әгерҗе машинистлары кулыннан килә торган эш. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдереп, башымны иям, - диде ул.
Александр Лапшин олы юлга чыгар алдыннан ирләренә ял итү өчен шартлар тудыручы, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларны озатып калучы, каршы алучы машинист хатыннарына, әниләренә дә олы рәхмәтен җиткерде.
- Машинист ирләрегезнең һәр рейска физик яктан гына түгел, психологик яктан да сәламәт хәлдә чыгып китүе - безнең эштә бик мөһим. Тимер юл хаталарны һич тә кичерми. Ә алар булмасын өчен гаиләдә тынычлык, татулык булдыру - сезнең кулда, - диде ул залдагы машинист хатыннарына мөрәҗәгать итеп.
Залда Әгерҗе машинистларына багышланган документаль фильмны караганда да аларның бик тә җаваплы хезмәттә булуларын тагын бер тапкыр үз күзләребез белән күрдек.
Ижау регионы буена дорпрофсож рәисе урынбасары Игорь Кузнецов, Әгерҗе эксплуатация локомотив депосы начальнигы Олег Соловьев, депоның профсоюз рәисе Сергей Гончаров Әгерҗе машинистлары һәм аларның ярдәмчеләренең һәрчак алдынгылар сафында булуы турында горурланып сөйләделәр. Тантанада бик күп алдынгыларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Алар арасында гомерләрен шушы авыр хезмәткә багышлаган ветеран машинистлар Олег Исмәгыйлев, Василий Иванов, нәселләре белән машинист хезмәтендәге 170 ел стажлы Тимкиннар, 100 елдан артык стажлы Капиловлар династияләре дә бар иде. Әле быел гына машинистлар сафын тулыландырган яшьләргә дә бүләкләр тапшырып, изге теләкләр җиткерелде.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Юлия Рыболовлева җитәкчелегендәге бию төркеме кызлары-малайлары, шәһәребезнең танылган җырчысы Марсель Гыйззәтуллин, Ижаудан "Мир иллюзии" вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Әгерҗебезнең горурлыгы булган машинистларга һәрчак имин юллар насыйп булсын!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев