Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Тынгысыз һөнәр ияләре

"Бухгалтерлар көне уңаеннан "Дуслык" кафесында уздырылган тантанадан алган бик матур тәэсирләр белән йөрим әле бу көннәрдә. Ике ел рәттән, әнә шулай, Әгерҗегә җыеп, зурлап хөрмәтлиләр безне", - ди Тәбәрледән Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВА. 30 елдан артык әлеге җирлек Советында эшләүче бухгалтер Фәнилә апа район башлыгы Фәрит Габбасов, финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин...

"Бухгалтерлар көне уңаеннан "Дуслык" кафесында уздырылган тантанадан алган бик матур тәэсирләр белән йөрим әле бу көннәрдә. Ике ел рәттән, әнә шулай, Әгерҗегә җыеп, зурлап хөрмәтлиләр безне", - ди Тәбәрледән Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВА.
30 елдан артык әлеге җирлек Советында эшләүче бухгалтер Фәнилә апа район башлыгы Фәрит Габбасов, финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин катнашында башка авыл җирлекләре Советларындагы бер төркем хезмәттәшләре, үзәкләштерелгән бухгалтерия, автоном учреждениеләрдә, ТР казначылык департаментындагы бухгалтерлар белән бик матур бәйрәмдә катнашты.
Бухгалтер хезмәтенең никадәр тынгысыз, җаваплы булуын әлеге вазифаны башкарган кеше үзе генә аңлыйдыр. Заман белән бергә яңа программаларда эшләргә өйрәнү, вакыт белән исәпләшмәү, төгәл, гадел, намуслы булу, зур ихтыяр көче сорый торган хезмәт ул. Бигрәк тә отчет вакытларында бухгалтерлар гаиләсен дә, ашау-эчүен дә оныталар. Кыскасы, эшләре тавык та чүпләп бетермәслек аларның. Шулай да әлеге һөнәрне сайлаган кеше аннан гомере буе аерыла алмый. Быел гына да бухгалтерларның сафын Алия Федорова, Динара Җиһангәрәева, Әсфия Ситдыйкова, Физалия Шакирова, Алсу Фаязова һәм башкалар тулыландырган. Алар да остазлары ярдәмендә әлеге вазифаның нечкәлекләренә өйрәнеп киләләр. "Бухгалтер булып эшләү безгә ошый. Бу һөнәрне сайлаганга үкенмибез", - диләр кызлар.
Фәрит Гарифович та чын күңеленнән бухгалтерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Ел төгәлләнү белән бергә безнең өчен кызу "урак өсте" башлана. Быелгы отчет чорында да сынатмассыз дип ышанам", - диде ул аларга. Аннан озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен үзәкләштерелгән бухгалтериядән Гаделия Шәмсетдинова, Зөлфия Әхмәтова, Юлия Матвеева, Чулпан Хәмидуллина, Лилия Гусева, Рания Ямиевага, авыл җирлекләреннән Әлфия Гадршина, Евгения Шарычева, Гөлсинә Ибраһимова, Вера Шарычевага, ТР Казначылык департаментыннан Оксана Вәлиуллинага, район башкарма комитетыннан Гүзәлия Гайсинага, үзәк хастаханәдән Екатерина Шустова, Гөлфия Бадахшина, Люция Мөфтәхова, Вәзирә Мөхтәсипова, Әлфия Девятовага Мактау грамоталары һәм бер төркем хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. "32 ел Исәнбай авыл җирлеге Советында эшләп, быел лаеклы ялга чыктым. Әле хәзер дә кирәк булганда эшкә чакырып торалар. Беркайчан да авырлыклардан курыкмадым, төгәллекне яраттым. Бу бәйрәмгә дә бик шатланып килдем, ничә еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, күңел ачтык. Фәрит Гарифович кулыннан Мактау грамотасы алуым белән дә горурланам. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!" - ди Әлфия апа Гадршина.
Бухгалтерларны бер йодрыкка туплап торучы, аларга һәрчак киңәшләре белән ярдәм итүче Альфред Бадахшин да "Үзегез башкарган эшләр һәрвакыт уңышлары белән сөендерсеннәр. Проблемаларны бергә-бергә хәл итеп матур эшләргә язсын", - диде һәм ТР Казначылык департаментыннан Алсу Гобәйдуллина, Эльза Гыйззәтуллина, Фидаис Шәехов, Резеда Шадрина, финанс-бюджет палатасыннан Раилә Мастикаева, Рәсимә Камалетдиновага ТР Казначылык департаменты, ТР Финанс министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм кунакларына җырларын бүләк иттеләр. Ә ахырдан барысы бергә бухгалтерлар гимнын башкардылар. "Бүгенге бәйрәм эшебезгә тагын да дәрт өстәде. Алда - отчет чоры. Шул җитди сынауны җиңеп чыгарга әлеге бәйрәмнән алган матур тәэсирләр булышмый калмас", - диделәр бухгалтерлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев