Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Туган Әгерҗесендә эшләве белән бәхетле

Аңа балачактан ук рух ныклыгы, максатына ирешү өчен җан-фәрман тырышу, һәр эшне җиренә җиткереп үтәү, сүзендә тору кебек сыйфатлар хас була. "Алтыдагы - алтмышка", диләр бит. Тимурга әле алтмыш түгел, әлбәттә. Әмма бу сыйфатлар аңа сайлаган һөнәренә тугры калып, полициядә законга намус белән хезмәт итәргә ярдәм итә. Кичә эчке эшләр...

Аңа балачактан ук рух ныклыгы, максатына ирешү өчен җан-фәрман тырышу, һәр эшне җиренә җиткереп үтәү, сүзендә тору кебек сыйфатлар хас була.
"Алтыдагы - алтмышка", диләр бит. Тимурга әле алтмыш түгел, әлбәттә. Әмма бу сыйфатлар аңа сайлаган һөнәренә тугры калып, полициядә законга намус белән хезмәт итәргә ярдәм итә. Кичә эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Ялда да, бәйрәмдә дә эш урынында булган погонлыларның да күбесенә бәйрәмне эш урынында каршыларга туры килде. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Тимур ХУҖАХМӘТОВ та бәйрәм көнне бик күп хезмәттәшләре кебек үк эштә иде.
ӘТИСЕ ЭЗЕННӘН
Тимурның әтисе Расим Зәки улы күп еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды. Үз вакытында аңа җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән җитәкчелек итү дә йөкләнгән иде. Әлеге тынгысыз эш, төн урталарында җинаять кылынган урынга чыгып китү һәм башка мең төрле мәшәкать Тимурга балачактан таныш булса да, ул кечкенәдән погон тагарга хыяллана. Ә менә көне-төне эштә булган әтисен өйдә улы алыштыра. Ул - әнисе Рәмзиянең төп терәгенә әйләнә.
- Бала вакытта ук Тимур бик җаваплы иде. Өйдә дә, мәктәптә дә, яшьтәшләре арасында да үзен зурлар кебек тотты. Без каенанам белән бергә яшәдек. Әнкәйгә рәхмәт, ул бөтен эшкә өйрәтеп үстерде Тимурны. Әтисе вафатыннан соң ул миңа карата аеруча кайгыртучанлык, хөрмәт күрсәтә. Ул - минем өметем, ышанычым, олы терәгем һәм горурлыгым. Тимурның эше ничек авыр икәнлеген бик яхшы аңлыйм һәм мин аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам, - ди Рәмзия ханым.
2нче мәктәптә укыганда Тимур тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен аеруча яратып үзләштерә. Спорт белән шөгыльләнә. Ә болар киләчәк һөнәрне сайлауга бик тә ярдәм итә аңа.
Нижегородскидагы Эчке эшләр министрлыгы академиясенең юриспруденция факультетын тәмамлагач хезмәт юлын Ижауда башлый Тимур. Ярты ел эчендә шактый тәҗрибә туплый егет. Ижау - зур шәһәр, җинаятьләр дә күп кылына. Әле урлау, әле үтереш, әле көчләү - нинди генә җинаятьләрне ачарга туры килми аңа... Хезмәттәшләрен дә үзсүзле, үҗәт егетнең билгеләнгән бурычларны төгәл үтәве сокландыра. Ул башлаган эшен һәрвакыт ахырга кадәр җиткерүне максат итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Шулай ук өлкән хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә, күп укый, эзләнә, юридик тапшырулар карый.
КҮЗЛӘРЕ ЯНЫП ТОРА
Бер ел Удмуртия башкаласында җиң сызганып эшләгәннән соң Тимур Әгерҗегә кайта.
- Тикшерүчке булып эшләгәндә үк Тимурда оперуполномоченный булу сыйфатлары күзгә ташлана иде. Безнең эштә юридик белем генә түгел, талант та кирәк бит әле. Ә Тимурның эштә күзләре янып тора, - ди Эчке эшләр минстрлыгының район бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов. - Опертөркем белән җинаять кылынган урынга чыкканда да күргәннәрен теркәп кенә калмый, ә төптән анализлый, үз версияләрен ныклап дәлилли белә ул. Үзебезнең Әгерҗедә туып-үскән егет булгач уңышсыз районнарны, начар гаиләләрне дә бик яхшы белә.
Тикшерүчедән - оперуполномоченный, аннан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә начальник итеп юкка билгеләмиләр шул Тимурны. Ул әлеге вазифаларга үз тырышлыгы белән ирешә.
- Аңа нинди генә вазифаны йөкләсәң дә, бишлелек үтәп чыга. Әлеге бүлекчә - республикада алдынгы урында. Быелның 9 аена йомгак ясау киңәшмәсендә оператив тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча безнекеләрнең республикада хәтта беренчелеккә чыгуын игълан итүләрен ишеткәч без бик сөендек. Ә район бүлегенең икенче урынга чыгуында, әлбәттә, оперуполномоченныйларның өлеше бик зур, - ди Ренат Роберт улы.
Тимур үзе дә коллектив турында горурланып сөйли:
- Бездә күбесе яшьләр, эш өчен янып торалар. Җитәкчебез дә һәр эшне оештыра, бурычларны төгәл билгели белә. Һәрвакыт хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Дөрес, яллар бик эләкми, өйдә сирәк булабыз. Атнага бер көн ял булса, аны гаилә белән үткәрергә тырышам.
Җәмәгате Юлия белән сигез ел очрашканнан соң гаилә коралар. Дүрт ел элек шаулатып туй уздыралар. Юлия да иренә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Хәзер инде ике яшьлек кызлары Милана да әтисенең эштән кайтуын бик сагынып көтеп ала.
- Ә ул муеныма килеп сарылса алҗуларымны онытам, - ди Тимур.
Авыр эштән соң хезмәттәшләре белән тренажерда шөгыльләнәләр, ярышларда катнашалар, һөнәри бәйгеләрдә сыналалар.
- Әнә шулай, туган Әгерҗемдә эшләвем һәм яшәвем белән бәхетле мин, - диде Тимур.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев