Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе районында мөселманнар җыены узды

Ул 112 еллык тарихы булган Саклау мәчетендә 150 дән артык мөселман кардәшебез катнашында үтте

Бүген, Мөхәррам аеның 22нче көнендә, Саклау авылында мөселманнар җыены үтте. 

Ул дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында узуы белән үзенчәлекле.

Район мөселманнары җыенында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Быелгы җыен программасының төп өлеше танылган хәзрәтләрдән вәгазьләр тыңлау, мөнәҗәтләр башкару, Саклау авылының тарихи мәчетендә өйлә намазы уку һәм дога кылудан гыйбарәт булды.

 “Саклау җыены”на Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре укытучылары, районның актив мөселманнары, төрле җирләрдән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр килде. 

Җыен Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Җәлил хәзрәт Фазлыев район мөселманнары вәгазь һәм нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, дин, тел, гаилә темаларына багышлап тәрбияви вәгазьләр сөйләде. Чара дин һәм әхлак сагында торучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.    

Соңыннан җыенда катнашучылар Кырынды авылы мәхәлләсе аш-су осталары әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев