Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әнине ярату – фарыз гамәл

Әниләрне ярату 8 Март бәйрәмендә яки хөкүмәт уйлап чыгарган Әниләр көнендә генә түгел, һәрдаим булырга тиеш

“Җәннәт – әниләрнең аяк астында” (хәдис). 

Кешенең дөньяга килүенең хакыйкый асыл сәбәбе – Аллаһы Тәгалә. Ә инде табигый сәбәбе – атасы белән анасы. Балам үсеп буйга җитсен дип яшьлеген, саулыгын, көчен биргән ул – ана. Авырлык-газап белән, әйтеп бетереп булмастай кыенлыклар белән аны тугыз ай йөрәк астында йөрткән, тулгак ачысы белән дөньяга китергән, имезгән, еллар дәвамында сөя-сөя йоклаткан! Баласы авырса, йөрәге уттай янган, тынычлыгын җуйган, үстергән, кеше иткән. 
Аллаһы Тәгалә фидакарь затлар – аналарны Коръәндә үз исеме белән янәшә куя, димәк, фарыз дәрәҗәсендә (“Ганкәбүт – 8, “Ниса” – 36, “Әнгам” – 151нче аять һ.б. сүрәләрдә).

“Әл-Исра” сүрәсенең 23нче аятендә “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “Уф” та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак һәм мөлаем сүзләр генә сөйлә!”, 
“Локман” сүрәсенең 14нче аятендә дә “Миңа һәм ата-анагызга шөкер итегез!” диелгән. 

Ата-анасына  шөкер итмәгән, ягъни алардан разый булмаганнардан Аллаһ та разый булмас. Олыгайган әниләрен рәнҗемичә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын, рәхмәтен алып калган балаларга Аллаһ та рәхмәт күзе белән карар. Ахирәттә тә игелекле балаларына Аналары шәфәгатьче булыр диелгән хәдисләрдә. Җәннәткә кергәннәрнең иң күбесе – әти-әнисенә игелек кылган өчен җәннәтле булган кешеләр. 

Ә менә берәү әнисен рәнҗетсә, аңа Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшәчәк, ул кешенең фарыз һәм нәфел намазлары, биргән сәдакалары кабул булмас. 
“Вакыт җиткәч кенә кадерләргә, 

Әниләрне илтеп куйдык каберләргә”... дип язган иде бер шагыйрь. Әйе, Аллаһыдан вакыт җиткәч, барыбыз да мәңгелеккә китәбез. Әниләребезне йолаларыбызга муафыйк итеп, тәрбияләп озату – бурычыбыз. Вафат булгач та аларга догаларыбызны ирештереп торырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә “Дөреслектә, кыямәттәге хөкем вакыты үткәч, җәннәттәге бер кеше үзе лаек булмаган дәрәҗәләргә күтәрелер. Ул шулвакыт “Бу дәрәҗә миңа ни өчен бирелде?” дип гаҗәпләнер. Аңа “Бу балаңның синең гөнаһларыңны ярлыкауны сорап кылган догалары өчен” дип җавап кайтарырлар”, дип әйтелгән. 

Ислам дине буенча соңгы юлга озатуда катнашучы буларак, төрлесен күрергә туры килә. Ихлас күңелдән кайгырып, елап, бөтен чараларны да тиешенчә оештырып озатучылар, әлбәттә, күбрәк. Әниләрне югалткач еламыйча мөмкин түгелдер. Сагынып еласак ярый ла, үкенеп еларга язмасын. “Их, әниемне авыр сүзләр әйтеп ник рәнҗеттем икән, вакытында кайтып хәлен дә белмәдем, тиешенчә тәрбия кылмадым бит” дип елаудан файда юк. “Үлми дә бит ичмасам, карт үләт“, дип әйткәннәрен ишеткән бар. Морг ишеге төбендә җирләргә кәфенлеген, одеялын кайсы баласы алып килергә тиешлеген кычкырышып ачыклаучылар бар. Суынып та җитмәгән әниләренең йорт, фатирын бүлешүчеләр дә истә. 

Йә, Раббыбыз! Әниләребезне елга бер көн генә түгел, һәрдаим тиешенчә тәрбияләп, аларның бәхиллеген һәм рәхмәтен алып, Аллаһының ризалыгына ирешергә язсын!

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
Әгерҗе шәһәре.  
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев