Баланы сөннәткә утыртуга бәйле 6 сорауга ҖАВАП
«Сөннәт ул – чисталык, пакьлек күрсәткече»
Бала дөньяга аваз салуга ата—анага өч төп бурыч йөкләнә. Ул да булса сабыйга хәерле исем кушу, гакыйка корбаны чалу һәм ир бала туган очракта, аны сөннәткә утырту.
Бу гамәлне ничек дөрес итеп башкарырга? Сөннәткә утырту ничә яшьтә рөхсәт ителә?
Сорауларга Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете имамы Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.
– Сөннәткә утырту мәҗбүриме, хәзрәт?
“Чынлап та, сөннәт ул – чисталык, пакьлек күрсәткече. Шуңа да динебез ир-атларны сөннәтләргә чакыра. Әбү Хәнәфи мәзхәбендә бу гамәл сөннәт гамәл санала. Ягъни мәҗбүри гамәлдән түгел. Әмма башка кайбер мәзхәбләргә күз салсак, аларда сөннәткә утырту гамәле мәҗбүри санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Биш нәрсә – әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган иске сөннәтләрдер: балага сөннәт кылу, яшерен урындагы һәм дә култык астындагы төкләрне китәрү, тырнакларны алу, мыекны кисү». Шуңа да ир баланы кечкенәдән сөннәтләсәк, бик хәерле булыр”.
– Так санлы көннәрдә яисә 3, 7, 9 яшьтә генә сөннәткә утыртырга кирәк, диләр…
“Юк, сөннәткә утыртуның төгәл көннәре билгеләнмәгән. Ата-ана үзенә уңайлы вакытына карап эш итә”.
– Ничә яшьтә дә сөннәткә утырту рөхсәтме? Әйтик, үсмерлеккә җиткәч, картайгач та ярыймы?
“Әйе, ничә яшьтә булса да, ярый. Әмма табиблар, сөннәтчеләр белән сөйләшүдән чыгып, шуны әйтергә була: никадәр иртәрәк булса, шулкадәр хәерлерәк. Хәтта бала туып, 7 көн үтүгә аны сөннәткә утыртучылар бар. Бала кечкенә булган саен яхшырак бит. Ул исендә дә калдырмый, яралары да тизрәк төзәлә”.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев