Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бурычлардан котылу өчен, нинди дога укырга?

Үзегезгә саклап куегыз

Пәйгамбәребезнең ﷺ йокларга ятканда укыган догаларының берсе:

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ وَرَبَّ الْاَرْضِ وَرَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ رَبَّنَا وَرَبَّ كُلِّ شَىْءٍ. فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَى وَمُنْزِلَا التَّوْراةِ وَالْاِنْجيلِ وَالْفُرْقَانِ. أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ شَىْءٍ اَنْتَ اَخِذٌ بِنَاصِيَتِهِ. اللَّهُمَّ اَنْتَ الْاَوَّلُ فَلَيْسَ قَبْلَكَ شَىىْءٌ. وَاَنْتَ الْاَخِرُ فَلَيْسَ بَعْدَكَ شَىْءٌ. وَأَنْتَ الظاَهِرُ فَلَيْسَ فَوْقَكَ شَىْءٌ وَأَنْتَ الْبَاطِنُ فَلَيْسَ دُونَكَ شَيْءٌ إِقْضِ عَنَّا الدَّيْنَ وَأَغْنِنَا مِنَ الْفَقْرِ

Әллаһүммә раббәс-сәмәәүәәти вә раббәл-әрдый вә раббәл-гаршил-газыыйми раббәнәә вә раббә күлли шәй ин. Фәәликул-хәбби вәннәвә вә мүнзиләәт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фуркаан. Әгүүзү бикә мин шәрри күлли шәй ин әнтә әәхыйзүн бинәәсыйәтиһ. Әллаһүммә әнтәл-әүүәлү фәләйсә кабләкә шәй үн. Вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй үн. Икъдый гәннәд-дәйнә үә әгънинәә минәл-фәкъри.

«Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең Иясе! Әй, безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһы! Һәр төрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек − Синсең. Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң – Синсең. Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың. Синнән өстен бернәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй Раббым! Безгә бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар»

(Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)

Чыганак Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев