Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Быел хаҗ кылып булачакмы?

Анда кемнәр генә кертеләчәк

Согуд Гарәбстаны хакимияте чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячагы турында белдерде. Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен бары чикләнгән санда гына хаҗилар кертелү турында карар кабул ителүен игълан итте.

Гыйбадәт кылу өчен Корольлек территориясендә булган дин кардәшләребез генә кертеләчәк. Быел, һиҗри исәп буенча 1442 елда, Согуд Гарәбстаны хакимияте, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте.

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Хәбәр иткәнебезчә, киләсе елда Владимир Путин указы нигезендә Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Фото: http://dumrt.ru/

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев