Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле курслары эшли

Кичке якта уздырылачак

5 октябрьдән Әгерҗенең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен татар теле курслары эшли башлый. 

Курслар атнага ике тапкыр кичке якта уздырылачак. Язылу өчен “Нур” мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларны оештыруга карата сорауларны 3 октябрьдә сәгать 10да узачак җыелышта бирә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 89872930463 (Габделкәрим хәзрәт), 89625784928 (Вәсилә Харисовна).  

–    Быелгы курсларда хәзерге заман татар телен өйрәнүдән тыш, иске татар телен, ягъни гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнү, татар телен гарәп теле белән чагыштырып бирү дә күздә тотыла, – ди курсларны алып барачак мөгаллимә Вәсилә Хәкимова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев