Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Госел алганда кайсы урыннарга су тияргә тиеш?

Госел – бөтен тәнне юып су белән коену дигәнне аңлата

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында госел алу тәртибе турында аңлаттылар.

Госел – бөтен тәнне юып су белән коену дигәнне аңлата.

Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара:

1) әүвәл истинҗа кылып гаурәтләрен пакьли;

2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;

3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый;

4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя;

5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга;

6) аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя;

7) аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә;

8) аннан соң аякларын юа.

Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.

«Гыйбадәте Исламия» китабыннан

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев