Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар: намаз вакытлары үзгәрә

    Август башыннан ястү намазы вакыты соңрак, ә иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә

    Диния Нәзарәте хәбәр итүенчә, 3 августтан башлап Татарстан Республикасында (Казанда 7 августтан) ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларына кайта башлый.

    Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып августка башына кадәр (Казанда 5 майдан башлап 7 августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 

    Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде: ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

    Шул рәвешле, август башыннан ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:09 дип билгеләнгән), ә иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:02 дип билгеләнгән).

    Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешләргә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.

    Чыганак: Шәһри Казан 

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: