Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Кадер кичендә дога уку – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң

«Бу кичтә Аллаһның рәхмәте бик зур», - ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Моның турыда безгә Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлаткан иде:

«Бу көнне Аллаһы Тәгалә кылган бар догаларыбызны кабул итә. Хәерле тәкъдирләр сорасак, хәерле тәкъдирләр бирергә мөмкин. Теләкләр кабул ителә торган көн ул. Бу көнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң. Ул – 83 елдан да хәерлерәк бер кичә. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Бу кичтә Аллаһның рәхмәте бик зур», – дип әйткән иде ул.

 

 Кадер киченең фазыйләтләре

1. Бу төннең әһәмияте шунда: изге Коръән нәкъ менә Ләйләтүл-Кадердә иңдерелгән.

2. Коръәндә бу төннең исеме өч тапкыр кабатлана, бу исә аның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.

3. «Кадер» сүзе «көч, бөеклек» мәгънәсен белдерә.

4. Шулай ук ул «тарлык» дип тә тәрҗемә ителә ала, чөнки бу төндә фәрештәләр җиргә шулкадәр күп төшә ки, аларга «тар» була.

5. Бу төнне «язмыш хәл ителү төне» дип тә атыйлар, чөнки бу төндә киләсе елның Кадер кичәсенә кадәр бар тереклеккә яшәү өчен кирәк булган нәрсәләр тәкъдир кылына.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу төннең төгәл кайсы көнгә туры килүе билгеле түгеллеген әйткән. Әмма ул рамазанның соңгы 10 төнендә, бигрәк тә так санлы төннәрдә (21, 23, 25, 27, 29) булырга мөмкинлеген хәбәр иткән. Бу сәбәпле, Рамазанның соңгы 10 көнендә кайбер мөселманнар мәчетләргә игътикяф кылырга китә. Алар шушы төнне гыйбадәттә үткәрер өчен мәчетләрдә яши.

1.Бу төндә тынычлык хөкем сөрә, күңелләргә рәхәтлек иңә.

2.Ул төндә һава торышы ни артык салкын, ни артык эссе булмый.

3.Йолдызлар атылмый.

4.Таң атканда кояш нурсыз, йомшак булып чыга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев