Кырындыда Казанның имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән җылы очрашу узды
Ул үзенең чыгышында ислам диненең асыл кыйммәтләре, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әдәп-әхлак мөһимлеге турында сөйләде
13 февраль көнне Кырынды авылының мәдәният йортында Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән җылы һәм эчтәлекле очрашу узды.
Бу районкүләм чара авыл халкы өчен дэ hәм районның төрле авылларыннан килгән кунаклар өчен дә зур әһәмияткә ия булды, чөнки анда дин, әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләр турында мөһим фикерләр яңгырады.
Йосыф хәзрәт үзенең чыгышында ислам диненең асыл кыйммәтләре, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әдәп-әхлак, яшь буынны тәрбияләүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте, кешеләргә булган мәхәббәте, иманның тормыштагы урыны турында тәфсилле аңлатмалар бирде.
Очрашу вакытында авыл халкы хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Йосыф хәзрәт һәр сорауга Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә нигезләнеп җавап бирде.
Шулай ук очрашу барышында әдәп-әхлак темасына кагылышлы гыйбрәтле вакыйгалар, тормыш мисаллары китерелде. Авыл халкы бу сөйләшүне зур кызыксыну белән тыңлады, күпләр үзләренә файдалы сабаклар алды.
Чара ахырында хәзрәт авыл халкына изге теләкләрен җиткерде, сабырлык, иман ныклыгы, бердәмлек һәм рухи пакълек теләде. Кунаклар да, катнашучылар да бу очрашудан бик канәгать булып таралдылар, күпләр йөрәкләренә иман нуры, рухи көч алып киттеләр.
Бу чара Кырынды авылы өчен мөһим вакыйгаларның берсе булды, һәм киләчәктә мондый очрашулар дәвам итәр дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев