Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Күз тигәнне, йә берәрсе сихер ясаганын кайдан белергә була?

Күз тию белән сихернең беренче билгеләре бертөрле булырга мөмкин

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы? Сихер нәселдән-нәселгә күчә аламы? Күз тисә нишләргә? Бу турыда Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек. 

- Күз тигәнне, йә берәрсе сихер ясаганын кайдан белергә була?

- Тормышта гадәти булмаган әйберләр була башлый. Мәсәлән, син авырыйсың, нәрсәдән авырганыңны таба алмыйлар, диагноз куя алмыйлар яки дәвалыйлар, әмма дәвалап бетерә алмыйлар. Йокың югалырга да мөмкин, тынычсызлык барлыкка килә, депрессиядән чыга алмыйсың.

Кайвакыт ир кеше яки хатын-кыз кайта да: «Мин гаиләдән китәм», — ди. Ә китәргә сәбәп юк. Нишләп китәсен үзе дә аңлата алмый. Менә бу очракта сихер, йә күз тигән булырга мөмкин. 

Гайре табигый хәлне һәр кеше үзе сизеп ала аны. Кеше үзенең нормаль, гадәти халәтен белә бит. Берәр үзгәреш сизеп алса, шикләнергә мөмкин. Бертуктамый шикләнеп йөрүчеләр дә бар. Аларга хәзрәтләр: «Синдә бер нәрсә дә юк, тынычлан, оныт», — ди. Ә алар һаман: «Юк-юк, нәрсәдер бар», — дип уйлый. Алай артык борчылырга кирәкми. Тормыш гел җайлы гына бармый. Берәр сынау чыгып алса, сихерләгәннәр, күз тигән дип борчылырга кирәкми. Әмма бу сынауларны җиңә алмасаң, алар үтмәсә яки алар ниндидер авырлык китерсә, гайре табигый булса, уйланырга кирәк.

Күз тию белән сихернең беренчел билгеләре бертөрле булырга мөмкин. Ләкин өшкергән вакытта аның нәрсә булганы күренә. Алар икесе дә бертөрле өшкерелә. Кайвакытта сихер өчен Коръәннең аерым аятьләре укыла. Күз тигәндә, җиңелрәк әйберләр дә җитеп тора, юыну, тозлы, өшкерелгән су белән юынып алу да җитә ала.

Сихерне эзләргә туры килергә дә мөмкин. Әйтик, өйдә сихерләнгән әйбер ташланган булса, аны табарга кирәк. Тапмыйча, ул сихер бетмәскә мөмкин. Шулай итеп, алар өшкерү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү юлы белән дәваланалар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев