Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Мәчетләргә маскадан килү сорала

Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын

13 майда – Ураза бәйрәме. Шул уңайдан район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН райондашларыбызга мөрәҗәгать итте:

–    Изге рамазан ае – ураза тоту һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә. Барыбыз өчен дә сынау булган изге айны намус белән үтә алдык, шөкер. Ураза гаетен чын гаилә бәйрәме итеп уздырыйк. Аның яктысын балаларыбыз, оныкларыбыз да тоярлык булсын.Изге бәйрәм һәр йортны бәхет һәм иминлек нурына күмсен, тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Әгерҗенең ике мәчетендә дә бәйрәм вәгазе иртәнге сәгать 6да башлана. Аннан Гает намазы укыла. Авыл мәчетләренә килү вакытын мәхәллә имамнары билгели. Дини чаралар барлык санитар таләпләрне үтәгән хәлдә башкарыла. Мәчетләргә маскадан килүегез сорала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев