Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы?
Христианнарның Пасха бәйрәме якынлашу сәбәпле, кибетләрдә куличлар сатыла башлады
Җырчы Венера Шәмиева социаль челтәрләрдә халык белән төрле темаларга еш аралаша, аларга үзенең төпле киңәшләрен җиткерә. Дини темага килгән сорауларның кайберләренә төрле дин әһелләре ярдәме белән җавап эзли.
Христианнарның Пасха бәйрәме якынлашу сәбәпле, кибетләрдә куличлар сатыла башлады. Бер укучысы Венера ханымга мондый эчтәлектәге хат язган: «Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы ул? Бик яратам шуны, чукындырылган түгел бит инде ул. Сезнең фикерне ишетәсе килгән иде».
Венера Шәмиева әлеге сорауны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла Зиннәтуллинга юллаган.
«Христиан бәйрәмнәрендә христианнар тарафыннан әзерләнгән ризыкларны ашарга ярамый», – дип җавап кайтарган әлеге сорауга Нурулла хәзрәт.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев