Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ни өчен, пәйгамбәр турында сөйләгәндә, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, дип тутырып әйтәләр?

Пәйгамбәрнең исемен искә алганда, аңа хөрмәт йөзеннән, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип салават әйтәбез булып чыга

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында ни өчен пәйгамбәребез турында әйткәндә, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип тутырып әйтергә кирәк булуын аңлаталар.

– Бу сүзләр «Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын» дигәнне аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ Үзе һәм фәрештәләр Пәйгамбәргә салават әйтәләр, иман китергән кешеләр, сез дә аңа салаватлар әйтегез», – ди.

Пәйгамбәрнең исемен искә алганда, аңа хөрмәт йөзеннән, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип салават әйтәбез булып чыга.

Аның бер хәдисендә дә «Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр» диелә.

Икенче хәдистә «Кем Пәйгамбәргә бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа 10 салават әйтә һәм аерым билгеләнгән фәрештә Пәйгамбәргә, фәлән кешенең улы яки кызы сиңа салават әйтте, дип җиткерәчәк» дип килә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев