Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Җомганы ничек дөрес үткәрергә?

Бу көнне нәрсәләр ярый һәм нәрсәләр ярамый?

Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана, дип яза Шәһри Казан.

Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.

Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәргә (галәйһимәссәлам) салават әйтәләр.
Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Хәдистә болай диелгән: «Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».

Ярамый:
Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела.
Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.

Җомга намазы әдәпләре
Намаз вакыты кергәнче, аңа әзерлек эшләрен тәмамларга.
Вакыт керү белән үк, тәһарәтләнергә һәм иртәрәк мәчеткә китәргә.
Госелләнергә.
Чиста киемнәр кияргә.
Тиешле күләмдә исле май кулланырга.
Аз сөйләшергә.
Һәрдаим Аллаһы Тәгаләне зекер итеп торырга.
Имамга якынрак утырырга.
Хотбәне сөйләшмичә генә тыңларга.
Намаз укыганнан соң гыйлем алырга юнәлергә.

Җомга мөбарәк булсын!
(“Дин вә мәгыйшәт”)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев