Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ислам нуры

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин: Дини укулар тугыз авыл һәм Әгерҗенең “Нур”, “Хәсән” мәчетләре каршында оештырылган

Авыл мәчетләрендә йөздән артык, шәһәрнекендә алтмыштан артык кардәшебез дини укуларга йөри

Татарстан Диния нәзарәте 2024 елны «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» дип игълан итте. “Шул уңайдан без дә үзалдыбызга гаилә кыйммәтләре хакында күбрәк сөйләү максатын куябыз”, ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Дин әһеле белән райондагы дини эшчәнлек хакында сөйләштек.   

–    Габделкәрим хәзрәт, әңгәмәбезне дини тормыш белән бәйле саннардан башлыйк әле. 

–    Дини тормыш дигәндә, иң беренче чиратта, күз алдына мәчетләр һәм имамнар килә. Бүген районда 36 мәчет бинасы бар. Ике мәчет тарихи мирас объекты булып исәпләнә. Болар – 1895 елда салынган Иж-Бубый һәм 1911 елгы Саклау мәчетләре. Быел без үзалдыбызга төп максатларның берсе итеп мәчет биналарын рәсмиләштерү эшен тәмамлауны куябыз. Бу – бик катлаулы эш. Беренчедән, мәчетләрне оешма буларак теркәргә кирәк. Аннан бинаның үзен, җирен, милкен рәсмиләштерү мөһим. Бу яклап эш күптәннән алып барыла инде. Көчек, Исәнбай, Уразай, Барҗы-Умга, Ямурза, Шаршады, Әгерҗенең “Нур”  мәчетләре әлеге мөһим эшне иң беренчеләрдән булып башкарып чыктылар. Күпчелек җирлекләрдә авыл башлыкларының ярдәме зур. Шуңа күрә Аллаһының рәхмәте булса иде аларга. Әгерҗенең “Хәсән”, Мордывый, Наҗар, Тирсә, Кырынды, Төрдәле, Кичкетаң, Кадыбаш, Үтәгән, Иске Эсләк мәчетләре буенча әлеге эш өлешчә башкарылган. Бу эшне башламаган мәчетләребез дә бар әле.  

–    Барлык мәчетләрдә дә имамнар бармы?

–    Юк. Һәм бу да – көнүзәк  проблемаларның берсе. Әйтик, Тәбәрле төбәге мәчетләрендә, Тукай авылында имам юк. Югыйсә, бу саваплы, шул ук вакытта катлаулы эшне алып барырга теләүчеләргә без һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Имамнар белән җыеннар уздырабыз. Аларда килеп туган проблемалар хакында фикер алышабыз, сорауларга бергәләп җаваплар эзлибез. Узган ел шундый җыеннарның берсе август аенда Саклау мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында узды. Мөхтәрәм хәзрәт дин, тел, милләт, гаилә темаларына багышланган бик тә тирән эчтәлекле тәрбияви вәгазьләрен тәкъдим итте. 

Дини гыйлемнәрен арттырырга теләгән имамнар өчен Татарстан Диния нәзарәте дә даими рәвештә курслар оештырып тора. Узган ел мондый укулар Казанның “Рәшидә” үзәгендә уздырылды. Укуларның чираттагысы 26 февральдән 6 мартка кадәр булачак. Аларда имамнарыбыз актив катнашыр дип ышанып калабыз. 
Хәзерге вакытта өч имам төрле уку йортларында белем ала. Иж-Бубый һәм Яңавыл имамнары Раиф Касимов белән Сирин Мөхәммәтдинов Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсендә, Чишмә мәчете имамы Мөхаммәтгали Корбанов Болгар Ислам академиясендә укыйлар. Белем эстәүдә Аллаһ һәркайсына ярдәмен бирсә иде.      

–     Гыйлем алу турында сөйләшә башлагач, районда дини укулар ничек оештырылуы турында да сөйләп үтсәгез иде. 

–    Иң элек, шуны әйтү кирәк: безнең мөхтәсибәттә уку-укыту эшләре буенча җаваплы кардәшебез бар. Ул – Төрдәле авылы мәчете имамы Зөфир хәзрәт Зарипов. Уку-укыту эшләрен оештыруда да аның ярдәме зур. Дини укулар тугыз авыл (Кырынды, Төрдәле, Кичкетаң, Тирсә, Исәнбай, Ямурза, Красный бор, Шаршады, Иж-Бубый) һәм Әгерҗенең “Нур”, “Хәсән” мәчетләре каршында оештырылган. Авыл мәчетләрендә йөздән артык, шәһәрнекендә алтмыштан артык кардәшебез дини укуларга йөри. Болар – хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар. Укулар ТР мөфтияте тарафыннан тәкъдим ителгән программалар нигезендә алып барыла. Форсаттан файдаланып, аларны алып баручы мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр.  

–    Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елына әйләнеп кайтыйк әле. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарырга ниятләнә?

–    Исеменә тәңгәл булганча, гаиләләргә күбрәк игътибар бирүне, гаилә кыйммәтләре турында ешрак сөйләүне максат итеп куябыз. Тәрбияви вәгазьләребез дә шушы мөһим теманы үз эченә алачак. Балалар өчен узачак дини бәйгеләргә гаиләләр белән килү хуплана. Мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәр – Ураза, Корбан гаете уңаеннан уздарылачак чараларга да гаиләләрне көтеп калабыз. Рамазан аенда районкүләм Ифтар мәҗлесе уздырырга ниятлибез һәм анда да гаиләләр белән катнашуларын телибез. 

Быел  күренекле җәмәгать эшлеклесе, беренче казыя, мөгаллимә Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел була. Шул уңайдан узачак Бубый укуларында да бу  көнүзәк темаларның берсе булыр дип күзаллыйбыз. 

–    Изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев