Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгәте

Рамазан ае – Аллаһының ризалыгына ирешә торган вакыт

Рамазан ае – Аллаһының ризалыгына ирешә торган вакыт. Шуңа күрә бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Мондый мөмкинлек тагын бер елдан гына булачак бит. Ураза тоту елдан-ел җиңеләя бара, чөнки көн кыскара. Әйтик, быел уразаның беренче көнендә авыз ачу 17 сәгать 24 минутта булса, соңгы көнендә 18 сәгать 25 минутта.

Кем дә кем сәламәт булган көенчә дә ураза тотмаса, гөнаһлы була. Аны кире кайтару өчен аннан соң 60 көн тоташтан ураза тоту тиешле. Кеше гомере буе ураза тотса да, бу ай уразасы савабын алып бетерә алмаячак, дигән хәдис тә бар. Уразаны сәламәтлек белән бәйле рәвештә, ягъни авырып калдырган һәм савыгырга өмет булмаган очракта һәр көн өчен фидия түләү тиешле. Быел аның күләме – бер көнгә 400 сум. Әгәр инде сәламәтләнергә өмет бар икән, савыккач тотып бетерү кирәк.

Ураза тотудан курыкмаска кирәк, Аллаһ үз ярдәмен бирми калмый ул. Әгәр кеше сәламәтлегенә бәйле рәвештә бөтенләй тота алмаса да гөнаһ түгел. Һәр кеше үз хәлен үзе белә. Бу очракта табиблар киңәшенә дә таянырга була.

Районнан алты кардәшебез изге айның беренче яртысында гомрә хаҗына барырга ниятләп торалар. Аллаһ аларның ниятләрен уң итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын насыйп әйләсен.

Бу айда Коръән, төнге намазларны уку, догалар кылу, мохтаҗларга сәдака бирү, юмартлык кылу, изгелек эшләү бик саваплы. Кулдан килгәнчә шушы мөмкинлекәрдән файдаланып калырга ашыгыйк, мөхтәрәм кардәшләребез.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев