Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Район мәхәлләләрендә изге Рамазан ае ничек узачак?  

 Бу хакта имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН сөйли

Район мәхәлләләрендә изге ай ничек узачак?  Бу хакта имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН сөйли:

–  12 апрельдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла, 12 майда уразаның соңгы көне. 13 майда – ураза бәйрәме. 

Рамазан ае дәвамында да кардәшләребез белән тәравих намазларында, ифтарларда күрешербез дип өметләнәбез. Ифтарлар дигәннән, изге ай барышында аны “Нур” мәчетендә уздырырга теләүчеләрнең исемлеге төзелә башлады инде. Теләге булганнар 89872930463 телефонына шалтырата алалар. Изге ай дәвамында мәчеттә Коръәнне тулысынча тавыш белән укуны оештырырга ниятлибез. Шулай ук тәрбияви вәгазьләр сөйләнәчәк. Чараларның барысында да санитар таләпләрне үтәүгә игътибар бирәчәкбез.

Рамазан ае – Аллаһының бәрәкәт ае. Бу айда гөнаһ-хаталардан арыну, күңелләрне сафландыру башка вакытларга караганда күпкә җиңелрәк. Пәйгамбәребез: “Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр”, – дигән. Димәк, гөнаһка тартучы шайтанның Рамазанда көче дә, кешегә булган яман тәэсире дә азрак. 

Уразаны рухи керләнүдән арындыручы җан мунчасы дип атарга мөмкин. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, хөрмәтле дин кардәшләребез. Көтеп алган изге ай бәрәкәте белән килсен. 

Белешмә:
•    Рамазан аенда ураза тота алмаган кеше уразасын башка айларда тота ала. Бөтенләй тота алмаган кеше фидия сәдакасын түли. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Быел аның күләме һәр көн өчен 200 сум дип билгеләнде. 

•    Рамазан аенда фитыр сәдакасы һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасын бирү һәр мөселманга вәҗиб (тиешле) гамәлләрдән санала. Аны мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш бар кеше дә бирә. Быел фитыр сәдакасының күләме, арпа белән исәпләгәндә, 100 сум дип билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев