Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Ураза – үз-үзеңне интектерү түгел»
«Әгәр дә кеше сәламәт, нык, көчле, ләкин шикләнә икән – ул кеше ураза тота алмаячак»
Мөселманнар ни өчен ураза тота? Аңа дөрес итеп ничек әзерләнергә һәм ахыргача ничек түзәргә? Тәмәке тарту ни өчен уразаны боза? Ураза тотмаган елларны компенсацияләргә мөмкинме? Җомга көнне башланачак рамазан ае турында Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.
– Мөселман кешесе өчен ураза нәрсә ул?
«Гарәп телендә «саум» (гарәпчә صوم), ягъни ураза, турыдан-туры «гөнаһларны яндыру» дип тәрҗемә ителә. Ягъни рамазан аенда без барысын да дөрес эшлибез икән, бәйрәм намазына без балалар кебек гөнаһсыз киләбез (бу хакта безнең иң яраткан пәйгамбәребез әйтә).
Шуңа күрә һәркем ураза вакытында мохтаҗларны ашатырга, намаз укырга өйрәнергә, ураза тотарга тырыша. Аллаһка шөкер, ураза тотучылар саны елдан-ел арта баруын күрәбез. Өстәвенә, ураза хәзер елның салкын вакытына туры килә (якты көн кыскара). 33 ел эчендә ул «тулы түгәрәк» ясый. Мин үземнең беренче уразамны хәтерлим – ул февральдә иде. Әкрен генә без яңадан февральгә якынлашабыз».
– Ураза традициясе каян килә?
«Аллаһы Тәгалә Коръәндә туры текст белән уразаның үткән буыннарга пәйгамбәр тарафыннан билгеләнгән булуын әйтә. Мәрьямнең уразасын исегезгә төшерегез – ул тынлык саклый, аның урынына Гайсә сөйли. Төрле уразалар булган, һәм бездә, мөселманнарда, ул шундый – иртәдән алып кояш баеганчы ашамыйбыз, ачуланмыйбыз».
– Уразага дөрес итеп ничек әзерләнергә?
«Көчле кешеләр, спортчылар ураза тота алмыйлар. Алар көчле һәм сәламәт кебек, ләкин булдыра алмыйлар, ә кечкенә генә әбиләр аны авырлыксыз тота. Ураза ул физик түгел, ә рухи. Әгәр без рухи яктан әзер булсак, без уразаны тота алачакбыз. Әгәр дә кеше сәламәт, нык, көчле, ләкин шикләнә икән – ул кеше ураза тота алмаячак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев