Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Сәфәрдә булганда укылмаган намазларны нишләтергә?

Аллаһка яхшырак мәгълүм

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында сәфәрдә булганда укылмаган намазлар турында аңлатма бирелә.

Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?

Сәфәрдә укылмыйча калдырылган 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгать итеп каза кылырга кирәк.

Бу мондый кагыйдә буенча хәл ителә: «Намаз ни рәвешле фарыз кылынган булса, шул рәвешле каза кылына».

Сәфәрдә 4 рәкәгатьле намазны 2 рәкәгатькә кадәр кыскартырга тиеш булганлыктан, мосафир мондый намазны калдырса, ул аны 2 рәкәгать итеп каза кылырга тиеш (Борханеддин Әбүл-Хәсән Әл-Мәргинәни, «Әт-тәҗнис вәл-мәзид»).

Аллаһка яхшырак мәгълүм.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев