Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Сәламәтлегемә зыян китерә дип, ураза тотмаска ярыймы?

Дөрестән дә, кайбер кешеләргә даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк

«Хозур» нәшрият йортының «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең дин турында телеграм-каналында Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер турында аңлаталар.

«Ул да булса «ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә». Еш кына кайбер кешеләрдән: «Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм», – дигән сүзләр ишетергә туры килә.

Дөрестән дә, кайбер кешеләргә даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк. Андый очракларда ураза тоту-тотмау мәсьәләсен табиб белән бергә хәл итәләр. Ә калган очракларда, кеше үзенең әзерлексезлеген авыруга санап, ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә.

Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә тотып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагын да игътибарлы булыйк.

Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Рамазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр. Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин. Без, үз чиратыбызда, аның күрсәтмәләренә җитди карарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез.

Раббыбыз Сөбеханәһу вә Тәгалә болай дип әйткән: «Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185

Шушы айны сәламәтлегебезне ныгытып, табибларга күренеп уздырыйк. Рамазан аен барыбызга да сау-сәламәт итеп каршы алырга насыйп булсын!» диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев