Уразага бәйле 12 сорауга ҖАВАП
«Авырган кешегә, мосафир булганнарга ураза мәҗбүри гамәл түгел»
Рамазан ае – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Раббыбыз ризалыгын, әҗер—савапларын алырга, җәннәткә якынаерга бер форсат.
Быел мөселманнар 1 марттан уразага керәчәк, 29 көн буе ураза тотачак. 30 мартта исә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.
Кемнәр ураза тотарга тиеш? Бу гамәл дөрес булсын өчен аны ничек үтәргә? Ураза тотмаган килеш, ифтар мәҗлесләрендә катнашырга ярыймы? Уразаны нинди эшләр боза? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга «Рәхмәтулла» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде.
– Ураза тоту кемгә мәҗбүри, ә кемнәр аннан азат?
«Ураза тоту мүкәлләф кешегә (ягъни мөселман, балигъ, үз акылындагы булган, сәламәт) мәҗбүри. «Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми», – диелә Коръәндә.
«Авырган кешегә, мосафир булганнарга ураза мәҗбүри гамәл түгел. Сырхаудан терелгәч, сәфәрдән кайткач, уразаны дәвам иттерәләр. Йөкле хатыннар да, бала имезүче хатыннар да ураза тотмаска мөмкин. Хәлсез әби-бабайларга да ураза фарыз түгел».
– Ач торуга кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?
«Уразага кергәндә ният кирәк. Ният булмаса, ураза дөрес булмый. Ябыгыр өчен, туклануын үзгәртү өчен, яшәрү өчен генә тотылган ураза дөрес ураза түгел. Рамазан аенда без телләрне гайбәттән, яман сүздән, ызгыш-талаштан сакларга тиеш».
– Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
«Сәхәрсез ураза тотып була, билгеле. Әмма моны мәкрүһ гамәл (хәерле түгел) дип аңларга кирәк.
– Кешедән: «Ураза тотасыңмы?» – дип сорарга ярыймы?
«Мөселман илләрендә гадәттә болай сорашу кабул ителмәгән. Безнең халык кына инде, бергә җыелган чакта, бөтен кешедән шул хакта сорашып чыгарга мөмкин. Кемдер авырып китәргә мөмкин, кемнеңдер ураза тотарга ярамаган көне булырга мөмкин… Боларны тикшерү күркәм күренеш түгел. Аллаһы Тәгалә яшергән серне белергә тырышудан файда юк».
– Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?
«Балигълык билгеләре күренә башлагач та ураза тоту – фарыз. Кыз балаларга – 9, ир балалар 12 яшьтән булырга мөмкин. Балигълык билгеләре күренмәсә, безнең мәзһәб белән 15 яшьтән барлык балалар да ураза тотарга тиешле».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев