Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Уразага керү тәртибе

Рамазан шәриф ае 10 мартта кояш баегач керә

Бик тиздән мөселман дөньясы өчен айларның солтаны булган Рамазан ае башлана. Әлеге айны каршы алу, уздыру тәртипләре турында район имаммөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән сөйләштек.

– Быел уразага керү тәртибе белән таныштырып үтсәгез иде.

– Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, быел Рамазан шәриф ае 10 мартта кояш баегач керә. Димәк, беренче тәравих намазы да шушы көнне укыла. Уразаның беренче көне – 11 мартта. Соңгы тәравих намазы 8 апрельдә укыла. 9 апрельдә – уразаның соңгы көне. 10 апрельдә – Гает бәйрәме. 

– Тәравих намазларын укуга да тукталып үтегез әле.

– Иң беренче чиратта, шуны әйтү кирәк: тәравих намазларын җәмәгать белән мәчеттә уку аеруча саваплы. Безнең “Нур” мәчетендә тәравих намазлары Казандагы Исламның 1000 еллыгы мәдрәсәсе шәкерте җитәкчелегендә узачак. Ул шулай ук намазлар уздыруда, башка оештыру эшләрендә катнашачак, тәрбияви вәгазьләр сөйләячәк. Кардәшләребезне көтеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев