Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Хатын-кызга мал суярга ярыймы

«Хатын-кызга бугазлау вакытында бу эштә катнашмавы хәерле. Аннан соң булыша ала»

Мал сую – җаваплы һәм авыл кешесе көтеп алган эшләрнең берсе. Итнең яхшы булуын гына түгел, хәләл ягын да кайгыртсаң, билгеле бер кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк. 

Ислам дине таләпләре буенча терлекне ничек чалалар? Мал суйганда дога укырга кирәкме? Бу эштә хатын-кызлар катнаша аламы? 

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

– Хәзрәт, ислам дине буенча терлекне ничек чалу дөрес? 

 

“Аллаһы Тәгалә барлык мал-туар, кош-кортны кешелек дөньясына ярдәм йөзеннән булдырган. Бу дөньяда яшәү, тереклек итү өчен мал сую рөхсәт ителә. Сугымга дигән терлекне рәнҗетмичә, тынычландырып, куркытмыйча чалырга кирәк. Аны бәйләп, башын кыйблага юнәлтеп бугазлау хәерле. Пычакка карата да таләпләр бар. Ул үткен һәм шома, ягъни малның бугазын бер кисеп җибәрүдә үк канын чыгарырлык булсын. Үтмәс пычак белән малны интектерү һич ярамас! Бугазлаучы кеше мөселман булырга тиеш”. 


– Мал суйганда дога укыйлармы? 


““Бисмилләһи Аллаһу әкбәр” дип әйтергә кирәк. Әгәр дә кеше махсус рәвештә бу сүзне әйтмичә малны бугазлый икән, бу ит хәләл булмый. Һәм, билгеле, мондый итне ашарга ярамый дигән сүз. Ялгышып, онытылып китсә, бу сүзләрне чалгач та әйтергә кирәк. Андый итне ашарга ярый”. 


 – Хатын-кызлар һәм ир балалар бу эштә катнаша аламы? 


“Һәр баланың тәрбиясе, халәте төрле була. Әйтик, буй җиткән ир-егетләр дә каннан куркырга мөмкин. Андыйларга мал суярга кушарга ярамый, билгеле. Халәтенә карарга кирәк инде. Курыкканын күрәсез икән, аны бу эшкә катнаштырмагыз. Хатын-кызга да бугазлау вакытында бу эштә катнашмавы хәерле. Аннан соң булыша ала”.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев