Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

90 яшьлек Гөлҗиһан Зыятдинова иң зур куанычын атады

Кызның әтисен сугыш тартып ала

Девятерняда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗиһан Зыятдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Кадыбашта туып үскән кызның әтисен сугыш тартып ала. Мәктәптә уку бәхете дә өч ел гына насыйп була. Әнисенә тормыш йөген тартырга булышырга туры килә аңа. Бәләкәй чана тартып урманга утынга йөрүләрен, басуда урак урган, сабанчы булган чакларын әле дә яхшы хәтерли ул. Девятерняга килен булып төшкәч тә колохозда төрле эшләргә йөри. Аннан лаеклы ялга чыкканчы урман хуҗалыгында эшли.  

Сугыштан җиңү яулап кайткан Девятерня егете Минһаҗетдин белән гаилә корып 64 ел (!) матур гаилә булып яшиләр. Үзләре кебек ике уңган кыз – Гөлнур һәм Гөлфия әти-әнисенең зур куанычы булып үсә. Әтиләре вафатыннан соң да алар әниләре янына гел кайтып йөриләр.

Дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы – Гөлҗиһан әбинең зур куанычы. Әбиләре йортында еш кунак алар.
Матур теләкләрен, олы рәхмәтләрен якыннарына гына түгел, даими игътибарлары өчен Девятерня авыл җирлеге һәм мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга һәм укучыларга, ил җитәкчеләренә, Минһаҗетдиненә фатир биргән хөкүмәткә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 мең акчалата бүләк биргән ил башлыкларына да җиткерде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев