Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

90 яшьлек Нәкыйбә Хәбирова: "Ике яндык, бер күчендек"

Тормыш сынаулары күп булды

Шаршады авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Нәкыйбә Хәбировага 90 яшь тулды.

Районыбызның гүзәл табигатьле Олы Барҗы – аның туган авылы. Күп балалы гаиләдә үскән ул.

Егерме яшендә Югары Барҗы авылына килен булып төшә. Беренче тапкыр янгын афәтен ул шушы авылда тоя. Янып көлгә әйләнгән биш йортның берсе аларныкы була. Җәмәгате Вәлиәхмәт балта остасы була. Яңа йорт җиткереп кереп матур гына тормыш иткәндә су басу зонасына керү сәбәпле Югары Барҗыны күчерергә дигән хәбәр килә. Алар Шаршады авылына күченәләр. Биредә күршеләрдә ут чыгып йортлары тагын яна. Янәдән йорт салып керергә туры килә.

Әнә шулай гомерендә күп сынаулар күрсә дә гомер көзе тынычлыкта, кадер-хөрмәттә уза. Бүгенге көндә ул оныгы Ришат гаиләсе белән яши.

90 яшьлек юбилее уңаеннан җитәкчеләрнең бүләкләрен тапшырган “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры урынбасары Роза Дериглазовага, Шаршады авыл җирлеге Вәсил Баһаветдиновка да рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калды юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев